Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

300 кеше йөгерде

Якшәмбе көнне район Советы бинасы янындагы үзәк мәйданда старт алган "Кросс нации" йөгерү марафонында 300 дән артык кеше катнашты.

Иртәнге һава торышы бик мактанырлык булмаса да, старт алдыннан тансык кояш ярышны куәтләгәндәй җылысы белән сөендерде. Бәйгегә чын мәгънәсендә бәйрәм төсмере кертте дип әйтсәк тә арттыру булмас.
Яшь буенча бүленеп, дәррәү старт алган бәйгечеләрнең әлеге көрәштә урыннарын физик әзерлек, җитезлек һәм, кызганыч, күпмедер дәрәҗәдә, хәйләкәрлек тә билгеләде. Әмма гадел хөкем нәтиҗәсендә һәр йөгерешче үзенә лаек урынга ия булды.
15 яшькә кадәргеләр арасында, кызлардан Азалия Хөсәенова, Алсу Хөснетдинова, Айсылу Гыйльфанова, егетләрдән Айбулат Гыйльфанов, Сирен Шәвәлиев, Камил Кашапов I-III урыннарны яуладылар. 30 яшькә кадәргеләрдән Фирүзә Җиһангирова, Айсылу Әхмәтова, Гөлшат Хөҗҗәтова, Аяз Сәрвәров, Илнар Хамматуллин, Динар Закировларга тиңнәр булмады. 30 яшьтәгеләрдән өлкәнрәк бәйгечеләр арасында I-III урыннарны Венера Гәрәва, Йолдыз Гаянова, Энҗе Ахунова, Ирек Мөхәммәтов, Айдар Хәбибуллин, Рузил Тимеровлар яулады.
Җитәкчеләр бәйгесендә 11 кеше катнашты. Хатын-кызлар арасында беренчелекне Глүзә Хәертдинова үз итте. Лиана Сираева һәм Миләүшә Гыйлаева II-III урыннарда. Ир-егетләрдән район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗановка тиңнәр булмады. Кечкенәдән спортка гашыйк, сәламәт яшәү рәвешен үз иткән, өлкән бәйгече Мөдәрис Ханов лаеклы - II, район үзәк хастаханә җитәкчесе Айдар Хаев III урында.
Җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында иң яшь һәм иң өлкән спортчылар да билгеләнде. Азалия Сәрварова белән Илһам Гәрәев әле яңа гына тәпи йөреп китсәләр дә, булдыра алганча, бәйгедә катнашып аерым бүләкләргә лаек булдылар. Иң өлкәннәрдән Дилара Исмакаева белән Мөдәрис Ханов та тәбрикләнде. 4 яшьлек Ильяс Харрасов белән аннан бер яшькә өлкән Салават Сәгыйтов аерым махсус бүләккә лаек булдылар.
Һәрбер йөгерешчене мул бүләкләр кызыксындырса да, мәгълүм булганча, иң мөһиме- сәламәтлек. Аны кемнәндер өмет итеп булмый, бары тик үзеңнән тора. Бәйгечеләрнең һәрберсе моны, хәер, яхшы сизгәндер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев