Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

355 кеше катнашты

11 февраль көнне Бүләк урманы янында "Россия чаңгы юлы" Бөтенроссия ачык массакүләм чаңгы ярышлары узды. Быел биредә төрле яшьтәге 355 кеше катнашты. Билгеле ки, арада гади спорт сөючеләр дә, профессиональ чаңгычылар да бар иде. Шунысы сөенеч: үзгә буларак, быел балалар бакчаларыннан килгән сабыйлар да үзара көч сынады. Иң яшь чаңгычы...

11 февраль көнне Бүләк урманы янында "Россия чаңгы юлы" Бөтенроссия ачык массакүләм чаңгы ярышлары узды.
Быел биредә төрле яшьтәге 355 кеше катнашты. Билгеле ки, арада гади спорт сөючеләр дә, профессиональ чаңгычылар да бар иде. Шунысы сөенеч: үзгә буларак, быел балалар бакчаларыннан килгән сабыйлар да үзара көч сынады. Иң яшь чаңгычы буларак 5 яшьлек Ислам Хәбибуллин танылды, ә иң өлкән спорт сөюче буларак 65 яшьлек Хәләф Әхмәтов хөрмәтләнде.
Рәсемдә: иң яшь чаңгычы, сәламәт яшәү рәвешен үз иткән райондашыбыз Мөдәрис Хановның оныгы Ислам Хәбибуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев