9 февраль - волейбол көне: Танылган тренер һәм волейболчы- Ренат Газетдинов белән әңгәмә

Волейбол-җитезлек, чыныгуны таләп итә. Бу уен төрен һөнәри шөгыльләнүчеләр дә, һәвәскәрләр дә бик үз итә.
Саулык-чиксез зиннәтле байлык икәнен һәркем белә, аңлый. Волейбол уены көне уңаеннан муниципаль Актаныш спорт мәктәбе мөдиренең спорт эшләре юнәлеше буенча урынбасары, тәҗрибәле тренер Ренат Салават улы Газетдинов белән әңгәмә кордык.
- Хәерле сәгатьтә, Ренат! Волейбол спорты нәрсәсе белән үзенчәлекле һәм кызыклы? Сезнең шәхсән спорттагы төп юнәлешләрнең берсе бит инде аңлавымча?
- Беренче чиратта, спортсменнарны тәбриклим. Волейбол спортының үсеше, ныклы тотрыклылыгы һәм лаеклы урыны илебездә, республикабызда, газиз җиребез-Актанышыбызда да бар. Бу спорт белән мавыгып олы яшьтәгеләр дә, балалар да матур гына уңышларга ирешәләр, 8 мәртәбә чемпион булган якташлар- Актаныш волейболчылары хаклы горурлыгыбыз!
Үзем исә 2000 елдан волейбол белән ныграк дуслаша башладым. Миннән алда электән үк Рушат Рәзиф улы Гыйльлмуллин, Фирдәвес Гаяз улы Әхмәтовлар ныклы арена булдырганнар моңа. Алар башлаган эшне җаваплылык белән дәвам итәбез.
- Волейбол уены спорты Актаныш җирлегебездә киң таралганмы, яшьләр шөгыльләнәме? Командаларның нинди казанышлары бар?
- Әйе, волейбол серләрен һәм кагыйдәләрен күпләр өйрәнә . Үземнең Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, Спорт Федерациясенең Мактау, Почёт грамоталарына, "Ел спортсмены" шәрәфле исеменә лаек булганым бар. Хезмәттәшләремә, рухи көч ташкыны бүләк итүче тәрбияләнүчеләремә рәхмәтем олуг. Тренерлар районда барысы да бик оста, яшьрәкләре өлкән буыннан тәҗрибә туплый, үрнәк ала.
Җыелма командалар бар.
Волейболда иң төп канун - бергә-бердәм булу. Көндәш команданың җиңүенә юл бирмәү. Татар Суыксуы, Әлемнәр-бик көчле ярышларда! Афәрин аларга!
- Гомумән спортка яшьләр киләме? Спорт сезнең өчен тормыш сулышымы яки эш көннәре агышымы?
-Спортка яшь буын тартыла, Аллага шөкер. Чөнки район хакимиятебез, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан барлык уңайлы шартлар тудырыла. Махсус, соңгы стандартлы, яңа тренажёрлар, душ- бер дә шәһәрнекеннән ким түгел! Заллар якты һәм җылы.
Әлбәттә, тормышымның агымы һәм сулышы ул. Спорт-сәламәтлек асылы, шәп кәеф рухлыгы чыганагы.
- Ниндирәк киңәшләр бирер идегез, волейболчыларга?
-Үгет-нәсихәт итеп әйтер идем шуны-күнекмәләргә ешрак йөрегез
, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз. Тренер булсагыз-һәр спортчыга игътибарлы булыгыз. Мәсәлән, 10-15 бала килде икән сезгә өйрәнү максаты белән-һәрберсенә шәхси мөмкинлекләренә карап биремнәр бирегез. Күнегүләр бик кирәк.
-Ничә яшьтән баланы волейбол секциясенә бирү яхшы?
-Болай стандартлар кысаларында 7-8 яшьтән алып. Тизлек һәм көч барыбер дә сабыйларда иртәрәк формалаша башлый. Һәр кешенең, ата-аналарның үз ихтыярындадыр димен. Ә без, Актаныш тренерлары һәрчак талантларны ачуга әзербез! Ярышлар, спартакиадалар даими үтә, спорт күтәренкелеге сизелә.
Ренат Салават улы, җанлы һәм файдалы җавапларыгыз өчен рәхмәтләр яусын. Һөнәри бәйрәмегез котлы, спорт карьерагыз гомерлек булсын.
Әңгәмәдәш - Юлай Низаев.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 май 2022 - 13:06Сабантуйларының кайчан булачагы билгеле Сабантуй быел Казанда 19 июньдә узачак. Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документ регион башлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.32700
-
16 май 2022 - 09:02АКТАНЫШТА ЦИФРЛАШТЫРУ: "Ак Барс Банк" район мәктәпләренә 182 ноутбук бүләк итте "Россия Федерациясендә санлы экономика" федераль программасын тормышка ашыру кысаларында Актаныш районының барлык мәгариф оешмалары югары тизлекле интернет челтәренә тоташтырылды.19900
-
16 май 2022 - 08:28Быел җәй салкын булмаячак Халык арасында быелгы җәйгә карата төрле сынамышлар йөри. Ә синоптиклар ниләр фаразлый?54900
-
12 май 2022 - 15:04Актаныш районы территориясендә 441 километр озынлыкта оптик җепселле линияләр салынган Актаныш районы территориясе буенча 441 километр озынлыкта оптик җепселле линияләр салынган. Бу республикада иң югары күрсәткеч. Бүген “Актаныш районында цифрлы трансформация үсеше стратегиясе» турында узган район Советы утырышында бу хакта “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте филиалы- Чаллы зонасы электр элемтәсе бүлеге җитәкчесе Илдар Нургалиев җиткерде.52300
-
12 май 2022 - 14:53Тузганактан варенье кайнатабыз! Дуслар, тузганактан кайнатма ясый беләсезме? Белмәсәгез - өйрәтәбез. Лимон кушылган мондый варенье - салкын тиюдән яхшы профилактик чара, шулай ук төрле инфекцияләрне тизрәк җиңәргә ярдәм итәчәк. Ә тәме-е-е!..46200
-
12 май 2022 - 14:43Сирень чәчәге белән дәваланыгыз! Тиздән күз явын алып, сирень чәчәк атачак. Бу матур чәчәкнең күп авырудан дәва икәнен белә идегезме?41200
-
12 май 2022 - 14:20Здоровый расчет по налогам- это единый налоговый счет Наряду с физическими лицами теперь и субъекты предпринимательской деятельности (организации и индивидуальные предприниматели) смогут воспользоваться всеми преимуществами расчета с бюджетом при помощи Единого налогового платежа.36500
-
12 май 2022 - 08:57Шәфкать туташлары көне белән, хөрмәтле шәфкать ияләре! 12 май - Россиядә шәфкать туташлары көне буларак билгеләп үтелә. Район сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 258 урта медицина хезмәткәре (фельдшер һәм шәфкать туташлары) эшли.45200
-
12 май 2022 - 08:47Фермерлар үз кишәрлекләрендә язгы чәчүне тәмамлады Район хуҗалыклары белән беррәттән быел фермер хуҗалыклары да язгы чәчүне уңышлы башкара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев үсемлекчелек белән шөгыльләнүче Фәнис Нурлыев, Зөбәрҗәт Нуретдинова, Фәрит Хуҗин, Шәйхразиевның фермер хуҗалыкларында язгы чәчү тәмамланды,дип белдерде.25000
-
12 май 2022 - 07:49Сез безнең беләнме? Һәр нәрсәгә бүленгән вакытның чиге була... "Һәр яңалык- яхшы онытылган иске!" Еш кабатлана бу сүзләр. Әмма "Актаныш таңнары" газетабызга язылу тугыз дистә елга якын бер дә искерми кала торган шәп яңалык.26600
-
13 май 2022 - 19:42АКТАНЫШ ЗАГСЫНДА:Гаилә мәктәбе дәресе. Видеосюжетны - Юлай НИЗАЕВ әзерләде
-
12 май 2022 - 19:24#СӘЛАМӘТЛЕКСАГЫНДА: Халыкара шәфкать туташлары көне. Видеосюжетны әзерләде - Юлай Низаев
-
ЯҢГЫРГА ТИКЛЕМ:Бәрәңге утыртып өлгердегезме, иптәшләр? Бакчаларда көннәр буе, яллларны көтеп алып казыну вакыт та җитте. Бәрәңге утырту авыл җирендә - бәләкәй чакларыбыздан ук бер зур эш, хезмәт эйфореясенең югары ноктасы! Бакчаларыгызда ниләр чәчтегез әле? Кичә бакчаларыгызда мәшәкатьләнеп, язгы май яңгыры асларында калмадыгызмы? Кишер, суган, чөгендер һәм башка яшелчә-чәчәкләрне дә утыртабыз әкренләп.
-
17 май 2022 - 15:21Мәктәп директорлары һәм информатика укытучылары сәләтле балалар өчен гимназиядә IT юнәлештә белемнәрен күтәрде2022 елда Татарстанда игълан ителгән Цифрлаштыру елы IT тармактагы проблемаларны, мәсьәләләрне урап үтмичә чишүне сорый.14800
-
17 май 2022 - 14:13Актанышның беренче санлы мәктәбе "Race on Mars -2022" региональ конкурсында җиңү яуладыБүген Актанышның беренче санлы мәктәп базасында "Race on Mars -2022" региональ робототехника конкурсы үтте, анда 6 командадан 43 укучы катнашты.13000
-
17 май 2022 - 13:17Актаныш көрәшчеләре 22 тапкыр узган Шәймиев Кубогы турнирын унынчы тапкыр отты13-14 май көннәрендә Татарстаннның Беренче Президенты Кубогына 22нче тапкыр көрәш ярышы узды. Ике көн дәвам иткән турнирда Актанышның җыелма командасы мактаулы I урынны яулады. 2006-2008нче елгы егетләр арасында оештырылган бәйгегә республикабызның барлык районнарыннан һәм Казан, Чаллы кебек зур шәһәрләрдән командалар катнашты. Актанышлыларның бу кадәр көрәшчеләр арасында чемпион калулары үзләре өчен дә, остазлары өчен дә зур мәртәбә. Бүген Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов районыбызга шөһрәт китергән егетләрне район хакимиятенә чакырып хөрмәтләде.14200
-
17 май 2022 - 12:19БЕЗ-КӨРӘШЛЕ ХАЛЫК: Беренче президент Кубогын откан Актаныш көрәшчеләрен хөрмәтләделәр(фоторепортаж)Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Татарстанның Беренче президенты Минтимер Шәймиев Кубогын откан көрәшчеләр һәм аларның остазларын кабул итте.22200
-
12 май 2022 - 10:45Актаныш икмәк комбинатыннан вакансияләр Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр эшкә чакырыла37200
-
11 май 2022 - 14:32Актаныш кошчылык станциясе бройлер чебиләр һәм мулард үрдәкләрне сатуга чыгара 13 майдан Актаныш кошчылык станциясе тәүлеклек һәм ункөнлек йорт кошларын тәкъдим итә.40500
-
4 май 2022 - 09:52Вакансияләр тәкъдим итәбез! Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр кирәк.72300
-
16 май 2022 - 08:28Быел җәй салкын булмаячак Халык арасында быелгы җәйгә карата төрле сынамышлар йөри. Ә синоптиклар ниләр фаразлый?54900
-
14 май 2022 - 21:07ЯЗ БЕЛӘН ҖӘЙ ҮБЕШКӘН МӘЛ:Халкыбыз сынамышлары Халык календаренда май яз белән җәйне кавыштыра торган ай буларак искә алына. Сынамышлар ниләр вәгъдә итә икән, күз салыйк әле? Ә сез сынамышларга ышанасызмы?62900
-
14 май 2022 - 20:30ОЛЫ ЮГАЛТУ: Ренат Ибрагимов вафат Бүген танылган җырчы, РСФСРның Халык артисты Ренат Ибрагимов Мәскәүдә 75 нче яшендә якты дөнья белән хушлашкан. Мәгълүматны Ренат Ибраһимовның хатыны Светлана раслаган, үлем 19:01 сәгатьтә булган.76300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика