Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

“Аҗаган - 2016” республикакүләм хәрби-спорт уенында кадетлылар II урын яулады

30 нчы майдан 1 июнгә хәтле яшьләрне патриотик һәм призывка кадәр хәзерләү үзәге "Патриот" базасында Түбән Кама шәһәрендә кадет мәктәпләре һәм корпуслары арасында хәрби-спорт уенының "Аҗаган - 2016" финал этабы узды. Актаныш кадет интернат-мәктәбе хәрби патриотик тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фарухшин Д.М. һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Минһаҗев...

30 нчы майдан 1 июнгә хәтле яшьләрне патриотик һәм призывка кадәр хәзерләү үзәге "Патриот" базасында Түбән Кама шәһәрендә кадет мәктәпләре һәм корпуслары арасында хәрби-спорт уенының "Аҗаган - 2016" финал этабы узды.
Актаныш кадет интернат-мәктәбе хәрби патриотик тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фарухшин Д.М. һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Минһаҗев Р.Л. җитәкчелегендә катнашып 14 команда арасыннан II урын алды.
Ярышта җиңүчеләр һәм приз алучылар:
"Тактик уен" дисциплинасы буенча команда I урын,
"Автомат сүтеп-җыю" дисциплинасы буенча команда II урын,
- "1000 метрга йөгерү" - команда I урын, Нуриева Диана (7 класс) - II урын, Мухамаев Алмаз (8 класс) - II урын, Шәрипова Алина (8 класс) - III урын.
- "Турникта тартылу" - Николаев Денис (8 класс) - III урын,
- "Сафта яхшы, яуда көчле" дисциплинасы - команда III урын,
- "каршылыклар полосасы үтү" - команда II урын,
- "тирә-юньдә спорт ориентиры" - команда I урын,
- "тормыш һәм куркынычсызлыгы нигезләре" - команда I урын
Җиңүчеләрне һәм әзерләгән укытучыларны мәктәп даны өчен тырышканнары өчен чын күңелдән котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев