Спорт хәбәрләре
“Аҗаган” хәрби уены уздырылды
Хәсән Заман исемендәге кадет интернат-мәктәбе базасында 8 апрель көнне "Аҗаган" хәрби уены уздырылды. Алты төрдән торган ярышта 16 командада 224 укучы көч сынашты. Кадет интернат-мәктәбе командасы - I, Актанышның 1нче мәктәбе командасы - II, Әтәс мәктәбе командасы III урынга лаек булдылар. Җиңүче командага җәмгыять тәртибен саклау буенча яшүсмер-яшьләр формированиесе үзәге...
Хәсән Заман исемендәге кадет интернат-мәктәбе базасында 8 апрель көнне "Аҗаган" хәрби уены уздырылды. Алты төрдән торган ярышта 16 командада 224 укучы көч сынашты. Кадет интернат-мәктәбе командасы - I, Актанышның 1нче мәктәбе командасы - II, Әтәс мәктәбе командасы III урынга лаек булдылар. Җиңүче командага җәмгыять тәртибен саклау буенча яшүсмер-яшьләр формированиесе үзәге "Форпост" җитәкчесе Алмаз Нурлыев кубок тапшырды. I урынны алган кадет интернат-мәктәбе командасы Минзәләдә зона ярышында катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев