Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

“Аҗаган”ның җиңүчеләре билгеле (ИСЕМЛЕК + ФОТОЛАР)

22 март көнне Актанышның 1 нче мәктәбе базасында укучылар арасында "Аҗаган" хәрби спорт уены уздырылды. Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә этәргеч ясаучы мондый уеннар инде күптәннән уздырыла. Аларга укучылар ел әйләнәсе әзерләнә. - Башка елларга караганда, быелгы ярышта катнашучы командалар саны әз булды. Бу, бәлки, укучыларның язгы каникулы чорына туры килүе...

22 март көнне Актанышның 1 нче мәктәбе базасында укучылар арасында "Аҗаган" хәрби спорт уены уздырылды. Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә этәргеч ясаучы мондый уеннар инде күптәннән уздырыла. Аларга укучылар ел әйләнәсе әзерләнә.
- Башка елларга караганда, быелгы ярышта катнашучы командалар саны әз булды. Бу, бәлки, укучыларның язгы каникулы чорына туры килүе белән бәйледер, - ди район мәгариф идарәсе белгече Камил Әмиров.
Уенда катнашучы 9 команда алты спорт төре: пневматик мылтыктан ату, строй әзерлеге, егетләр турникта тартылу, кызлар гәүдәне идәннән күтәрү, каршылык полосасы аша узу, тест сорауларына җавап бирү, ОЗК кию буенча көч сынаштылар.
Укучыларга патриотик тәрбия бирү максатыннан районда "Яшь армиячеләр" штабы оешты. Аны Актанышның 1 нче мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Равил Хаҗиев җитәкли.
- Барлык мәктәпләрдә дә "Яшь армиячеләр" отрядлары оешып килә. Әлеге отрядларга 8 яшьтән башлап укучылар кабул ителә. Төп максатыбыз булып яшүсмерләрне беренчел хәрби хезмәткә әзерләү, туган як тарихын өйрәнү, эзләнү отрядлары булдыру тора. Әкренләп кенә эшебез җайга салынып бара. "Аҗаган" уены да "Яшь армиячеләр" штабын тулыландыруга этәргеч бирер дип ышанабыз, - ди Равил Хаҗиев.
Катнашкан командалар буенча урта мәктәпләр арасында кадет интернат-мәктәбе - I, Актанышның 1 нче мәктәбе - II, Актанышның 2 нче мәктәбе - III, төп гомуми белем бирүче мәктәпләр арасында Такталачык - I, Иске Богады - II, Зөбәер мәктәбе III урынга лаек булды.
ФОТОЛАР МОНДА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев