Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

«Ак Барс» Уфада «Салават Юлаев»ны җиңде

Казан командасы сезонда икенче тапкыр Чәкчәк кубогын отты.

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Уфаның «Салават Юлаев»ын 3:2 исәбе белән җиңде.

Уен Уфада үтте. Матчка Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та килгән иде.

Беренче периодта голлар булмады, тик «Ак Барс» капкачысы Тимур Билаловның эше күп булды, Уфа командасының капкага бәрүләре саны егерме өчкә җиткән иде.  

Икенче периодның унөченче минутында исәп ачылды. Дмиртрий Кагарлицкий бәрүеннән соң, алка, башта «Салават Юлаев» капкачысы Юха Метсолага, шуннан «Ак Барс» һөҗүмчесе Николай Коваленконың башына бәрелеп, Уфа командасы капкасына керде (0:1).

Өченче периодның сигезенче минутында «Ак Барс» хоккейчысы Дмитрий Воронков гол кертте (0:2). Бу күптән көтелгән гол иде, чөнки Дмитрий Воронков әлеге сезонда беренче алкасын кертте. Уникенче минутта «Салават Юлаев» һөҗүмчесе Шакир Мөхәмәдуллин алка кертте (1:2). Бер минут та үтмәде, «Ак Барс» капкасына икенче алка керде, гол авторы — Данил Алалыкин (2:2).

Өч периодтан соң овертайм башланды. Өстәмә вакытта да тигез исәп сакланды. Буллит бәрүләрдә өстенлекне Казан командасы алды һәм әлеге матчта җиңде (2:3).

Командалар составы:

Реклама

«Салават Юлаев»

Метсола (Шарыченков);
Хартикайнен — Маннинен — Гранлунд, Ларсен — Мөхәмәдуллин;
Шмелёв — Кадейкин — Кулёмин, Науменков — Коледов;
Плэтт — Хохряков — Санников, Панин — Зубарев;
Башкиров — Картаев — Пустозёров (Алалыкин), Бирюков.
«Ак Барс»

Билалов (Бобков);
Лукоянов — Бурмистров — Глухов, Кэмпфер — Хенкель;
Кагарлицкий — Галимов– Коваленко, Юдин — Адамчук;
Дыняк — Уил — Петров, Лямкин — Рукавишников;
Воронков — Сафонов — Зарипов (Квартальнов), Янчевский.
Әлеге күрше республика командалары арасындагы уеннарны «Яшел дерби» дип йөртәләр, бу ике команданың да уен формаларында яшел төс булуына бәйле. Гадәттә, «Ак Барс» — «Салават Юлаев» матчларында җиңүчегә Чәкчәк кубогы бирелә. Бүген сезонда икенче тапкыр кубокны Казан командасы отты.

«Ак Барс» киләсе уенын Магнитогорск шәһәрендә үткәрәчәк. «Металлург» — «Ак Барс» матчы 14 октябрь 17:00 сәгатьтә башлана. 

Гөлия Хәсбиуллина 

tatar-inform

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хоккей Ак Барс

2
X