Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

“Ак бүре”гә –20 яшь

Районда "АК БҮРЕ" баскетбол командасы оешуга 20 ел тулу уңаеннан, "2016 елның иң шәп снайперы" бәйгесен зурлап уздырдылар. Иң төз туп чөючеләр осталык, төгәллек, җитезлектә көч алышты бу көнне. Баскетболчыларны котларга килгән район башлыгы урынбасары Илфак Бариев үзе дә бәйгедә катнашып, кәрзингә иң күп туп кертүче булып танылды. "АК БҮРЕ"...

Районда "АК БҮРЕ" баскетбол командасы оешуга 20 ел тулу уңаеннан, "2016 елның иң шәп снайперы" бәйгесен зурлап уздырдылар. Иң төз туп чөючеләр осталык, төгәллек, җитезлектә көч алышты бу көнне. Баскетболчыларны котларга килгән район башлыгы урынбасары Илфак Бариев үзе дә бәйгедә катнашып, кәрзингә иң күп туп кертүче булып танылды.
"АК БҮРЕ" командасын остаз Айдар Гомәров 1996 елда Кәзкәй мәктәбендә укытканда җыя. 20 ел эчендә инде ничә укучы шушы спорт төрен үз итеп шөгыльләнгән, ярышларда тәҗрибә туплаган, җиңү тәмен, кайчакта җиңелү ачысын татыган, саулыгын ныгыткан.
Бу бәйрәм ярышында исә укучылар арасында җиңүчеләр булып Никита Макаров һәм Алинә Нуриәхмәтова танылды. II урында - Рафил Хәлимов һәм Гөлнур Гыйльмуллина, III урында - Илгиз Хәлилов һәм Алисә Шәгъзамова. Зурлар арасында Мария Фәтхиева белән Илнар Мәгъдановка тиңнәр булмады. Айнур Шәйхразыев һәм Чулпан Мәрдәнова - II, Рөстәм Ялалов һәм Шәһриназ Газетдинова III урынны яуладылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев