Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Ак халатлылар көч сынашты

12 май көнне безнең районда медицина хезмәткәрләренең зона спартакиадасы үтте. Анда Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Ютазы, Зәй, Сарман районнарыннан килгән 250гә якын медицина хезмәткәре 7 спорт төре буенча көч сынашты. Кунакларны актанышлылар "Актаныш" спорт комплексында үзләренең якты йөзләре, тәмле чәкчәкләре, җыр-биюләре белән каршы алды. Әлеге мизгелләр ярышта катнашучыларга күтәренке рух, җиңүгә...

12 май көнне безнең районда медицина хезмәткәрләренең зона спартакиадасы үтте. Анда Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Ютазы, Зәй, Сарман районнарыннан килгән 250гә якын медицина хезмәткәре 7 спорт төре буенча көч сынашты.
Кунакларны актанышлылар "Актаныш" спорт комплексында үзләренең якты йөзләре, тәмле чәкчәкләре, җыр-биюләре белән каршы алды. Әлеге мизгелләр ярышта катнашучыларга күтәренке рух, җиңүгә ышаныч өстәде. Муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев аларны үзебезнең район җирендә кабул итүгә шатбыз, дип белдерде һәм барысына да җиңүләр теләде.
- Зона спартакиадасы моңа тикле өч ел рәттән Зәй районында үткәрелде. Хәзер аны ел саен чиратлап бер районда үткәрергә кирәк дигән тәкъдим белән чыктылар. Беренче булып кунакларны без кабул иттек. Район үзәк хастаханәсенең эшчәнлеге белән таныштырасыбыз һәм районда спортка мөнәсәбәтне күрсәтәсебез килде, - ди район үзәк хастаханәсе баш табибы Айрат Бикмөхәмәтов. - Бездән 41 кеше катнаша. Үзем быел беренче тапкыр шахматта көчемне сынап карарга телим.
- Өч ел рәттән без беренче урынны алдык. Быел да сынатмаска исәп. Без халыкка үрнәк күрсәтергә тиеш. Шуның өчен ярышларда теләп катнашабыз. Районыгыздагы медицина торышы белән дә якыннанрак танышасыбыз килде, - ди Зәйдән килгән баш табиб Рим Әмиров.
- Мондый спорт чаралары бер-беребез белән араны якынайта. Башка районнардагы коллегаларыбыз белән танышырга, дуслашырга мөмкинлек бирә. Шуның өчен бирегә бик теләп килдек, - ди Сарман районыннан Илфат Сөләйманов.
Спорт чаралары вакыт узган саен кыза гына барды. Бер генә команданың да сер бирәсе килмәде. Шулай булса да, хөкемдарларга җиңүчене билгеләргә туры килде. Актаныш районы командасы - I, Ютазы районы - II, Зәй районы командасы III урынга ия булдылар. Безнең район командасы май ахырында республика спартакиадасында катнашачак. Аларга уңышлар телибез.
ФОТОМИЗГЕЛЛӘР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев