Актаныш

Ак яулыклы апалар чигелгән тастымалларын бәйләрләр

Элек-электән үк атлар, һәм гомумән аларның хезмәте яшәешебездә әһәмиятле урын алып торган. Бүгенге көндә дә, шәхси хуҗалыкларда гына түгел, колхозларда да атлар хезмәтен бик теләп кулланалар. Сәбәбе-техникага кирәк булган ягулыкның көннән-көн арта баруы гына да түгелдер, ә безнең татар халкының атларга карата үзгә бер карашы. Милли бәйрәмебез Сабантуйны да атларсыз...

Элек-электән үк атлар, һәм гомумән аларның хезмәте яшәешебездә әһәмиятле урын алып торган. Бүгенге көндә дә, шәхси хуҗалыкларда гына түгел, колхозларда да атлар хезмәтен бик теләп кулланалар. Сәбәбе-техникага кирәк булган ягулыкның көннән-көн арта баруы гына да түгелдер, ә безнең татар халкының атларга карата үзгә бер карашы. Милли бәйрәмебез Сабантуйны да атларсыз күз алдына да китерү мөмкин түгел.
Балачак Сабантуе
Язлар җитеп сабантуйлар якынлашкан саен, күз алдына ирексездән балачакның матур истәлеге булып ат чабышлары килеп баса. Без, бала-чага, әти-әни биргән 10-15 тиен акчаны учка кысып иртән иртүк урамга чыгып чабабыз да, җыелышып Татар Суыксуга бару юлларын уйларга керешәбез: Тариф абыйның кузовына такта тезелгән йөк машинасы беләнме, я булмаса колхозда ат белән эшләгән абзыйларның печән түшәлгән арбасына утырыпмы? Безгә күпчелек икенче вариант туры килә иде. Үзебез дә бәлки шулай теләгәнбездер. Хәер, атлар бәйрәм мәйданына таба иртәрәк тә кузгалалар иде.
Күбесе барып җитеп тугарып кую белән ярышка әзерләнү хәстәренә керешә. Ул вакытта алар бик күп иде: 15-20дән ким булмагандыр. Хуҗалыкта җигелеп авыр хезмәттә көн күрүләренә карамастан, сабантуйда чапкан атлар, имеш бәйрәм вакыты якынлашуын сизеп, хуҗасына: "Минем белән дә азрак шөгыльлән инде" дигән кебек, урыннарында биеп тора башлыйлар икән дип сөйләгәннәрен ишеткәнем булды.
"Атлар килә!" дигән сүзне ишетүгә, бар халык аларны каршы алырга кузгала. Игътибар үзәгендә тәүге килгәне һәм иң ахырдагысы. Калганнары, "иң мөһиме катнашу" дигәндәй круг әйләнергә юнәләләр. Азактан килгәне хуҗасы алдында гаепле кебек башын иебрәк "Тырышып карадым, булмады бит" дигәндәй читтәрәк йөри. Бу атның хәлен аңлаган әби-апалар матур төстәге яулыклар, чиккән тастымалларын атның муенына бәйләп башыннан сыйпап китәләр. Ахыр чиктә бу ат та иң матур бизәлгән булып, апаларга рәхмәт әйткәндәй башын болгый-болгый кругка таба юнәлә. Кызганыч, хәзер мондый күренешләр сабантуйларда сирәк.
Атлары да хәзер миллионнарга сатып алынган нәселлеләре. Бер-ике чабар өчен еллар буе әзерләнәләр. Халык беренчесен кычкырып каршы ала, соңгысына игътибар юк. "Булдыра алмагач, чапмаска иде",-дип кенә каршылыйлар.
Чыбыркысыз да тыңлый
Бер ел шулай, авылга кайткач Калмаш ягыннан матур гына арбага утырган яшь кенә бер егет аты белән сөйләшә-сөйләшә безнең капка янына килеп туктады.
Хәзер, Карлыгач (атның кушаматы шулай), Тәлгат абыйның да тиз генә хәлен белеп чыгыйк инде, дип атын да бәйләмичә безгә кереп китте.
Хуҗасы байтак кына торуына карамастан, ат сабыр гына көтте. Ә янына чыккач, Карлыгач канәгатьсезлеген белдереп, пошкырып куйды.
- Алай гына тормый, булмый бит инде, күптән килгән юк иде бит, - дип, гафу үтенгәндәй, егет аты белән сөйләшә-сөйләшә Кормаш ягына юл алды.
Гаҗәп, без үскәндә, авыллар арасы 1-2 км гына булуга карамастан, аралашу бөтенләй юк диярлек иде. Икенче колхозга карагангамы, әллә инде төньякка урнашкангамы, аларны "Кара сукмаклар" дип йөртә идек. Хәзер дөньялар үзгәрде, "Кара сукмаклар яхшырды" дисәк тә була. Элегрәк авылны урап уза торган юлдан йөрсәләр, хәзер авыл аша юл салынды.
Ә безнең иң яраткан күршеләр (Сарапулда) шул ук Кара сукмактан. Шәбез авылыннан. Кайсыбыз авыл ягына кайтсакта, килгәч җыелышып авылдагы хәлләрне сөйләшәбез. Шулай итеп хәзер авыллар дуслыгы "На высшем уровне"...
Кызыксынып китеп Тәлгаттән, "Кем булды соң әле бу егет",- дип сораша башлагач ул үзебезнең күрше Фәнүзәнең туган энесенең малае булып чыкты.
Мотоциклы булуга карамастан, күпчелек аты белән йөри икән ул. Чыбыркысыз, дилбегәсез дә атын тыңлатып йөртә ала ул, дигән сүзләр дә ишетелде аның хакта.
Күпмедер вакыт үткәч Фәнүзәдән, кеше телен аңлый торган аты белән энесе Рузилнең хәлләрен сорасы иттем.
- Без бит хәзер ул ат турында сөйләү түгел, искә төшерергә дә куркып торабыз,- Зөлфәт абый дип сөйләп ките ул.-Рузил армия сафларына алынгач, атның хәле күзгә күренеп үзгәрә башлаган. Телефоннан башта Карлыгачның хәлен сорый иде энем. Берничә ай ат башын иеп, аягын сөйрәттереп йөрегән дә егылып үлгән.
Бәлки йөрәге дә чирле булгандыр.
Ә авыл халкы аерылу хәсрәтенә генә түзә алмый үлде дип сөйләгәннәр. Бу хәл турында Рузилгә хәбәр итеп тормаганнар бер-бер хәл кылмасындыр, диптер. Барыбер күпмедер вакыт үткәч белеп, бик авыр кичергәнен кайткач сөйләгән.
Хәзерге вакытта да яраткан һөнәрен дәвам итеп, атлар өйрәтүен (җигеп һәм атланып йөрергә) бик теләп башкара.
Сабантуйларны көтеп алып үзе өйрәткән ат белән ярышка катнашмый калганы юк Рузилнең.
Катлаулы техника безнең тормышта зур урын алган саен, ат хезмәтенә ихтыяҗ бетә барса да, дүрт аяклы дусларыбызга, игътибар да, ихтирам да ел саен арта гына бара.
Ничек инде авылга сабантуйга кайтмыйсың! Атлар чабышы үзе ни тора.
Бәлки быел азактан килгән атка да ак яулыклы апалар чигелгән тастымалларын бәйләрләр. Ни дисәң дә, быел бит ат елы...

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: