Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актаныш бадминтончылары сынатмады

Бадминтон буенча 16 март көнне Минзәлә районы беренчелегенә узган шәхси-команда зона бәйгеләрендә Актаныш спортчылары Мөслим, Сарман, Тукай һәм бәйге хуҗалары - Минзәлә егет-кызлары белән көч сынашып кайттылар. 15-17 яшьлек бадминтончылар арасында Актаныш спорт мәктәбеннән Азамат Рахманов һәм Алинә Харисова - I, Гадел Насыйров һәм Гөльяр Әхмәтдинова II урынны яуладылар. Зурлар...

Бадминтон буенча 16 март көнне Минзәлә районы беренчелегенә узган шәхси-команда зона бәйгеләрендә Актаныш спортчылары Мөслим, Сарман, Тукай һәм бәйге хуҗалары - Минзәлә егет-кызлары белән көч сынашып кайттылар.
15-17 яшьлек бадминтончылар арасында Актаныш спорт мәктәбеннән Азамат Рахманов һәм Алинә Харисова - I, Гадел Насыйров һәм Гөльяр Әхмәтдинова II урынны яуладылар. Зурлар арасында үз яшь төркемнәрендә Ильяр Әхмәтдинов, Гүзәл Сергеева, Рузил Тимиров, Мария Фәтхиева, Рөстәм Гарифҗанов һәм Наилә Салихова - һәммәсе дә җиңүче исеменә ия булдылар, дип хәбәр итте район спорт мәктәбенең бадминтон буенча тренеры Алгинат Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев