Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актаныш чаңгычылары - Татарстанның җыелма командасы составында

Чаңгы ярышлары буенча 21-24 гыйнвар көннәрендә 1998-99 елгы яшүсмерләр арасында узган Татарстан беренчелегендә Актанышның "Лачын" спорт мәктәбе егетләре 17 район командасы арасында II урынны яулап кайттылар. Ирекле йөреш буенча Камил Могътазиров зур өстенлек белән беренче килгән, Илнар Фәрдиев - II, Таһир Садретдинов - IV урында. Классик шууда да егетләребезнең нәтиҗәләре...

Чаңгы ярышлары буенча 21-24 гыйнвар көннәрендә 1998-99 елгы яшүсмерләр арасында узган Татарстан беренчелегендә Актанышның "Лачын" спорт мәктәбе егетләре 17 район командасы арасында II урынны яулап кайттылар.
Ирекле йөреш буенча Камил Могътазиров зур өстенлек белән беренче килгән, Илнар Фәрдиев - II, Таһир Садретдинов - IV урында. Классик шууда да егетләребезнең нәтиҗәләре яхшы. Спринт буенча ярышның финал өлешенә нибары 6 спортчы уза. Шуларның өчесе - безнекеләр: Илнар Фәрдиев - I, Камил Могътазиров - II, Таһир Садретдинов VI урынны яулаганнар.
Әлеге чемпионт Татарстанның җыелма командасына спортчылар сайлап алу туры буларак та узды. Безнең шушы өч егетебез - команда составында. Алар хәзер Ялта-Зәй Рәсәйкүләм чаңгы спорты үзәгендә, 3-7 февраль көннәрендә үтәчәк Рәсәй беренчелегенә әзерләнәләр, дип хәбәр итте "Лачын" спорт мәктәбенең чаңгы спорты буенча остазы Галимҗан Мансуров.
Егетләргә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев