Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

“Актаныш гамбиты” яки Баулыдан - җиңү белән (+ ФОТОЛАР)

Шахмат буенча Кама аръягы Гран-при турнирының беренче этабы Баулыда 22-25 февраль көннәрендә гөрләде. 2007 елгылар һәм кечерәкләр арасында Актаныш шахматчылары Нефтекама командасы белән тигез очко җыйган иде, әмма өстәмә очко белән Нефтекама 2 урынга чыгып, безнең егет-кызлар 3 урынны яулады. 2006 елгы һәм зураклар арасындагы бәйгедә дә шахматчыларыбыз 3 урынга...

Шахмат буенча Кама аръягы Гран-при турнирының беренче этабы Баулыда 22-25 февраль көннәрендә гөрләде.
2007 елгылар һәм кечерәкләр арасында Актаныш шахматчылары Нефтекама командасы белән тигез очко җыйган иде, әмма өстәмә очко белән Нефтекама 2 урынга чыгып, безнең егет-кызлар 3 урынны яулады.
2006 елгы һәм зураклар арасындагы бәйгедә дә шахматчыларыбыз 3 урынга ия булды. Монысында сәбәп - команда тулы булмау. Машинада урын җитмәгәнгә, бәйгегә 4 кеше урынына өчәү генә барган. Шәхси беренчелек нәтиҗәләренә килсәк, кызлар арасында үз яшь төркемнәрендә Раяна Латыйпова, Фирүзә Нәбиева чемпион исемен яуладылар, Рәзилә Нәбиева - II, Алияна Айбашева - III урында.
Гомумән, 2007 елгы һәм кечерәк кызлар арасында барган ярышны бәйге хөкемдары "Актаныш гамбиты" дип атаган - кызларыбыз бер шахматчыга да баш күтәрергә ирек бирмәгән, шул исәптән, җирәбә буенча актанышлылар бер-берләре белән дә уйнап, берәү җиңгән, берәү җиңелгән. Малайлар арасында Аяз Басыйров III урынны яулаган, Ислам Тимеров, Данияр Латыйпов һәм Илдан Саматов әйбәт уен күрсәткән, әмма призлы урыннан калышканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев