Актаныш

Актаныш хоккейчылары Татарстан данын яклады

Шушы көннәрдә Краснодар өлкәсендә авыл хоккейчылары арасында узган "Алтын алка" Бөтенрәсәй уеннарының финал өлешендә катнашкан 2001 елгы хоккейчыларыбыз I урын алуга ирештеләр. Татарстан данын яклап чыгыш ясаган егетләрне 24 февраль көнне "Лачын" боз-спорт сараенда әти-әниләр, җирле хакимият вәкилләре, җанатарлар каршы алды. - Минем үз гомеремдә иң истә калган мизгелләрнең берсе...

Шушы көннәрдә Краснодар өлкәсендә авыл хоккейчылары арасында узган "Алтын алка" Бөтенрәсәй уеннарының финал өлешендә катнашкан 2001 елгы хоккейчыларыбыз I урын алуга ирештеләр. Татарстан данын яклап чыгыш ясаган егетләрне 24 февраль көнне "Лачын" боз-спорт сараенда әти-әниләр, җирле хакимият вәкилләре, җанатарлар каршы алды.
- Минем үз гомеремдә иң истә калган мизгелләрнең берсе бу, - ди әлеге җиңү хакында остазлары Рафик Мәкъсүтов. - Кайчандыр СССР беренчелегендә яшь хоккейчы буларак үзем катнашкан идем, аннан тренер булып эшли башлагач, укучыларым Бөтенсоюз турнирында уңышлы гына чыгыш ясаган иде, Россия Беренчелегенең Идел буе зонасында егетләрнең III урын алуы да нык хәтердә уелып калган. Ә бу җиңү - "Алтын алка" уеннарының финал өлешендә егетләрнең I урынга ирешүе - шәхсән үзем өчен онытылмас иң истәлекле мизгелләрнең берсе булып калачак, - ди ул.
Актаныштан 2 мең километр ераклыкта, Кара диңгез ярларында диярлек урнашкан Краснодар өлкәсенең Северская станицасына барып җитәр өчен үзенә 2 тәүлеккә якын вакыт кирәк. Егетләребез ярыш урынына поезд белән төнлә генә килеп җитә. Шул барлы-юклы төнне кунгач, иртә белән беренче уенда ук боз хуҗалары белән очраша алар. Шуны да әйтеп китү урынлыдыр, әлеге очрашу 4:0 исәбенә актанышлылар файдасына тәмамлана. Аннан соңгы уеннар да бик җиңел бирелми, чөнки әлеге турнирда Россия буенча иң көчлеләр катнаша. Егетләргә Краснодар, Свердловск, Тверь, Владимир, Новосибирск өлкәләре, Башкортстанның яшь хоккейчылары белән көч сынарга туры килә. Гомумән, финал уеннарында 8 команда көч сыный.
- Гадәттә, һәр команда үз төркемендә уйный иде. Бу юлы ни өчендер уеннарны круг буенча уздырырга ниятләделәр. Ә болай тагын да авыррак, чөнки җиңелергә ярамый, турнирдан төшеп калу куркынычы бар. Егетләргә һәр уенга рухи һәм физик яктан җиңүгә әзерләнеп чыгарга туры килде, һәр уенны соңгысы итеп... Рәхмәт, сынатмадылар. Тулысы белән бирелеп, яхшы уен күрсәтеп Татарстан данын якладылар, - ди Рафик Мәкъсүтов.
Әлеге зур җиңүдә һәр уенчының да өлеше зурдан. Ленар Вәлиев, Данил Шәвәлиев, Зиннур Исламов, Денис Басыйров, Рөстәм Ялалов, Илназ Хәкимуллин, Илһам Саматов, Илназ Хәсәнов, Артур Шәисламов, Илшат Шакиров, Айнур Латыйпов, Илназ Гайнуллин, Адель Галиев, Рөстәм Шәйхразиев, Тимур Колесников, Руслан Сәлимов һәм Динар Гыйләҗевнең һәм остазлары Рафик Мәкъсүтовның исемнәрен "Лачын" боз-спорт сарае диварларында мәңгеләштереп калдырсаң да арттыру булмас. Кызганыч, турнирга китәр алдыннан гына, алдагы уеннарда җәрәхәт алган әйдәп баручы, көчле уенчы Рамил Шәехов кына катнаша алмады. Аның урынында Динар Гыйләҗев уйнады. Әмма үкенечле түгел, егетләрне алда әле тагын да кызыклырак уеннар көтә һәм, әлбәттә инде, яңадан-яңа җиңүләр дә булыр дигән өмет зур.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: