Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актаныш командасы I урынны яулады

Әлмәт районының Калейкино авылында РФ һәм ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Г.Заһидуллин истәлегенә милли көрәш буенча турнир узды. Биредә райондашларыбыз да бил алышты. Нәтиҗәдә, үз үлчә авырлыкларында Раббани Нургалиев (Актанышның 1 нче мәктәбе), Алгиз Исмагилов (Актанышның 1 нче мәктәбе) - I, Денис Муллахмәтов (Актанышның 2 нче мәктәбе), Илдар Рәхмәтуллин (Актанышның...

Әлмәт районының Калейкино авылында РФ һәм ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Г.Заһидуллин истәлегенә милли көрәш буенча турнир узды. Биредә райондашларыбыз да бил алышты. Нәтиҗәдә, үз үлчә авырлыкларында Раббани Нургалиев (Актанышның 1 нче мәктәбе), Алгиз Исмагилов (Актанышның 1 нче мәктәбе) - I, Денис Муллахмәтов (Актанышның 2 нче мәктәбе), Илдар Рәхмәтуллин (Актанышның 1 нче мәктәбе) - II, Илнур Сафиуллин (Богады мәктәбе), Айнур Мирзануров (Актанышның 1 нче мәктәбе) III урыннарны яуладылар. Команда - лаеклы II урында.
Шул ук көнне Минзәлә шәһәрендә гер спорты буенча Сочида узган XXII кышкы Олимпия уеннарына багышланган ачык турнир узды. Бәйгедә катнашкан 1 санлы Актаныш урта мәктәп укучылары Айгиз Хәләфетдинов, Илназ Салихов, Илмир Шәмсиев I урынга ия булдылар.
Бу көнне Актаныш волейболчылары да районга җиңү бүләк итте. Мөслим авылында Марат Исламов кубогына узган волейбол турнирында Актаныш командасы I урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев