Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актаныш көрәшчеләре - өченче

Зәй шәһәрендә көрәш буенча республикакүләм турнир төгәлләнде. Ике көн дәвам иткән бәйгедә келәм хуҗалары - Зәй көрәшчеләре җиңү яулады. Зәйдә үзе исән чагында Ринат Фәрдиев призына көрәш турниры уздырылып килсә, хәзер көрәшчеләр аның истәлегенә оештырылган турнирда бил алыша. Инде өченче ел рәттән турнир республика күләмендәге ярышка әйләнде. Быел ул 22...

Зәй шәһәрендә көрәш буенча республикакүләм турнир төгәлләнде. Ике көн дәвам иткән бәйгедә келәм хуҗалары - Зәй көрәшчеләре җиңү яулады.
Зәйдә үзе исән чагында Ринат Фәрдиев призына көрәш турниры уздырылып килсә, хәзер көрәшчеләр аның истәлегенә оештырылган турнирда бил алыша. Инде өченче ел рәттән турнир республика күләмендәге ярышка әйләнде. Быел ул 22 командадан 250дән артык көрәшчене үзенә җыйды.
Ир-егетләр арасында быелгы турнирда барлык авырлык үлчәвендә дә Зәй көрәшчеләре җиңү яулады. Турнирның чемпионнары - Дмитрий Левашов (65 килограмм), Булат Гадершин (70 килограмм), Ленар Садыйков (75 килограмм), Айнур Әхмәтшин (85 килограмм), Руслан Хәмидуллин (90 килограмм), Эльдар Хәмитов (100 килограмм), Радик Сәләхов (130 килограмм), Сергей Павлик (авыр үлчәү).
Командалар арасында Зәй - беренче, Чаллы - икенче, Актаныш көрәшчеләре өченче урын яулады.
Сүз уңаеннан, турнирда үсмер көрәшчеләр дә катнашты, алар өчен бил алышулар өч яшь категориясендә оештырылды.
чыганак: http://aktanysh.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1112783.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев