Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актаныш көрәшчесе дигән горур исемне яклап...

Көрәшче егетләребез нинди генә ярышларга барсалар да, батыр калып, Актаныш көрәшчесе дигән горур исемне яклап кайталар. Алабуга шәһәрендә "Татарстан яшьләре" газетасы призына узган Татарстан беренчелегендә Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе егете - Богады авылыннан Илдус Сафиуллин (остазы Илфир Әнвәров) үз авырлык үлчәвендә II урынны, 43 команда арасында актанышлылар гомуми...

Көрәшче егетләребез нинди генә ярышларга барсалар да, батыр калып, Актаныш көрәшчесе дигән горур исемне яклап кайталар.
Алабуга шәһәрендә "Татарстан яшьләре" газетасы призына узган Татарстан беренчелегендә Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе егете - Богады авылыннан Илдус Сафиуллин (остазы Илфир Әнвәров) үз авырлык үлчәвендә II урынны, 43 команда арасында актанышлылар гомуми VII урынны яулап кайтты.
Минзәлә шәһәрендә 16-18 март көннәрендә билбау көрәше буенча Татарстан беренчелегендә Алгиз Исмәгыйлев батыр калып, 7 апрельдә Туймазы шәһәрендә узачак Россия беренчелегендә көч сынашу хокукын яулады. Ренат Камалов (остазлары Илфир Әнвәров) бу ярышта - III, команда - II урында.
Азнакай шәһәрендә Татарстанның спорт мастеры Әсләм Шакиров истәлегенә инде 14нче мәртәбә үткәрелүче ачык көрәш турнирында 18 март көнне Айнур Мирзаянов (остазы Илфир Әнвәров) һәм Иске Кормаш мәктәбеннән Айдар Шәмсиев (остазы Раил Сираев) II урыннарны алып кайттылар.
Әлмәттә Татарстан һәм Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә 19 март көнне узган татарча көрәш буенча турнирда Яңа Әлем егете, көрәшчеләр гаиләсендә иң төпчеге Раббани Нургалиев (остазы - әтисе Ришат Нургалиев) - II, Богады авылыннан Илгизәр Нурлыев, Актаныштан Айнур Мирзаянов, Денис Муллахмәтов, Солтанголдан Рәзил Фәттахов, Иске Җияштән Фарис Хуҗин (остазлары Илфир Әнвәров) III урынны яулап кайттылар. 21 команда арасында актанышлылар гомуми II урында. Бәйгедә Актаныш спорт мәктәбенең 8 яшь көрәшчесе махсус призларга ия булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев