Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актаныш муниципаль районы Башлыгы призына татар-башкорт милли көрәше буенча ярышлар башланды

Бүген, 30 март көнне , "Актаныш" универсаль спорт комплексында 1997 елгы һәм яшьрәк егетләр арасында Актаныш муниципаль районы Башлыгы призына татар-башкорт милли көрәше буенча ярышлар башланып китте. Аның төп максаты булып районыбызда милли көрәшне популярлаштыру, спорт осталыгын арттыру, спортчылар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм райондагы иң көчле спортчыларны барлау тора....

Бүген, 30 март көнне , "Актаныш" универсаль спорт комплексында 1997 елгы һәм яшьрәк егетләр арасында Актаныш муниципаль районы Башлыгы призына татар-башкорт милли көрәше буенча ярышлар башланып китте.
Аның төп максаты булып районыбызда милли көрәшне популярлаштыру, спорт осталыгын арттыру, спортчылар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм райондагы иң көчле спортчыларны барлау тора.
Район башлыгы призына оештырылган көрәш ярышының ачылу тантанасында Актаныш районы көрәш федерациясе җитәкчесе Илнар Фәттәхов катнашты. Ул ул яшь көрәшчеләргә уңышлар теләде, алда торган республикакүләм көрәш ярышларында да райондашларыбызны сынатмаска өндәде.
Ярышларга районның төп һәм урта мәктәп укучылары командалары, Актаныш технологик техникумы һәм кадет мәктәбе укучылары чакырулы иде. Ләкин Мари Суксу, Яхшый, Зөбәер, Качкын, Күҗәкә, Меңнәр, Чалманарат, Чуракай мәктәпләре әлеге районкүләм чарага үз командаларын тәкъдим итмәгәннәр иде.
Ярышлар исә ике көн дәвам итеп, 31 март көнне нәтиҗәләр билгеле булачак. Үз авырлыклары арасында призлы урыннарны яулаган катнашучылар грамота белән һәм акчалата бүләкләр белән хөрмәтләнәчәкләр. Һәр катнашучыга уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев