Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актаныш шахматчылары Татарстан данын яклаячак

Бу инде безнең район командасының, 1996 елдан башлап, 14нче тапкыр чемпион исемен яулавы. Шунысы сөенеч - Актаныш командасы 2015 елның май аенда узачак Бөтенроссия авыл хезмәтчәннәре спартакиадасында (ул Пермь крае, Чайковский шәһәрендә узачак) Татарстан Республикасы данын яклап чыгыш ясау өчен юлламага ия булды дигән сүз. Ярышлар бик киеренке барды, һәр...

Бу инде безнең район командасының, 1996 елдан башлап, 14нче тапкыр чемпион исемен яулавы. Шунысы сөенеч - Актаныш командасы 2015 елның май аенда узачак Бөтенроссия авыл хезмәтчәннәре спартакиадасында (ул Пермь крае, Чайковский шәһәрендә узачак) Татарстан Республикасы данын яклап чыгыш ясау өчен юлламага ия булды дигән сүз.
Ярышлар бик киеренке барды, һәр очко өчен нык кына көч куярга туры килде. Һәр ел саен катнашучыларның осталыклары арта барып, укучыларның көчләре тигезләнә баруы күзгә ташлана.
Ир-егетләр арасында барган мондый ярышларда Ригинат Нуриәхмәтов беренче тапкыр гына катнашуына карамастан, каушап-куркып калмады, үзеннән күпкә өлкәнрәк һәм тәҗрибәлерәк шахматчылар белән ярышып, бик яхшы күрсәткечкә иреште: шәхси беренчелектә III урынга ия булды. Турнирда 2 халыкара класслы мастерның һәм күп кенә мастерлыкка кандидатларның катнашуын исәпкә алсак, бу бик әйбәт нәтиҗә дигән сүз.
Гөлчәчәк Мөбәрәкҗанова да аптырап кала торганнардан түгел - гади генә итеп үзенең республикада иң көчле шахматчы кыз икәнлеген инде тагын бер тапкыр раслады, кабат чемпион исемен яулап алды. Команда составындагы ике ветеран - Имамов һәм Галимов, әле яшьләрдән ким уйнамауларын күрсәтеп, шулай ук бик яхшы күрсәткечләргә ирешеп, I урынны алуга саллы өлешләрен керттеләр.
Без командабыз исеменнән шундый дәрәҗәле ярышларга катнашырга финанс һәм оештыру ярдәме күрсәткәннәре өчен район башлыгы Фаил Камаевка һәм район яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге мөдире Айдар Иманаевка үзебезнең рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Шахмат спорты - ул гади спорт төре түгел, үзенчәлекләре аның күп, шулай булуына карамастан, игътибар үзәгендә булачак дигән ышанычта калабыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев