Актаныш

Актаныш та “Россия чаңгысы–2018” акциясенә кушыла

"Россия чаңгысы-2018" 10 февраль, шимбә көнне, "Бүләк" чаңгы базасында үтәчәк, дип хәбәр итә район башкарма комитетының Яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре. Әлеге зур чарада теләгән һәр кеше катнаша ала. Башлангыч сыйныф укучылары - 250 метрга, калган укучылар һәм зурлар - ир-ат, хатын-кызлар 1,5-3 чакрымга узышачак. Бәйге җиңүчеләрен...

"Россия чаңгысы-2018" 10 февраль, шимбә көнне, "Бүләк" чаңгы базасында үтәчәк, дип хәбәр итә район башкарма комитетының Яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре.
Әлеге зур чарада теләгән һәр кеше катнаша ала. Башлангыч сыйныф укучылары - 250 метрга, калган укучылар һәм зурлар - ир-ат, хатын-кызлар 1,5-3 чакрымга узышачак.
Бәйге җиңүчеләрен "БлагоДарение" хәйрия фонды хөрмәтләячәк.
Ярышлар 11.00 сәгатьтә башлана, теркәлү өчен 9.30 сәгатькә җыеласы.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: