Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актаныш – Тәкәнеш дуслыгы

Улым Илзирның Мамадыш районы Тәкәнеш авылында узачак шахмат турнирында катнашачагын ишеткәч, мин дә барырга булдым. Биредә ел да зурлап уздырыла ул. Әлеге бәйгедә катнашу хокукына сайлап алу турнирын узган иң көчлеләр генә ия булды. Әлеге турнир Россиянең атказанган укытучысы, Мамадыш районында шахмат спортының үсешенә нигез салган остаз Әмир Ганиев истәлегенә...

Улым Илзирның Мамадыш районы Тәкәнеш авылында узачак шахмат турнирында катнашачагын ишеткәч, мин дә барырга булдым. Биредә ел да зурлап уздырыла ул. Әлеге бәйгедә катнашу хокукына сайлап алу турнирын узган иң көчлеләр генә ия булды.
Әлеге турнир Россиянең атказанган укытучысы, Мамадыш районында шахмат спортының үсешенә нигез салган остаз Әмир Ганиев истәлегенә уза. Турнирның төп иганәчесе - аның улы, эшмәкәр Дамир Ганиев. Ул быел турнирга бик саллы акчалата призлар куйган иде. 250гә якын уенчы җыелган: Киров өлкәсе, Мари Эл, Башкортстаннан уенчылар да катнашты. Әлбәттә, безнең район шахматчылары да бәйгеләргә ямь өстәде.
2003-2007 елгы шахматчылар төркемендә Хөрмәтуллин Таһир, Имамов Гадел, Саматов Илзир, Акмалов Әмир, Закирҗанов Мансур, Төхбәтуллин Булат, Шәяхмәтов Булат, Риназ һәм Фаил Дәүләтовлар көч сынады. Уеннар нәтиҗәсендә Имамов Гадел - II, Хөрмәтуллин Таһир IV урын алды. Беренче мәртәбә ярышта катнашкан Шәяхмәтов Булатка да приз бирелде. Калган егетләребез дә беренче унлыкка керделәр. Олырак кызлар арасында, иң яше булуына карамастан, бик яхшы уен күрсәткән Гыймазова Роза II урын яулап алды. Ә иң кечкенәләр арасында Гайнетдинова Рузилә уйнады. I урында Россия чемпионы булса, безнең Рузиләбез
лаеклы III урынны яулады.
Ветераннар арасында 30 кеше көч сынашты. Бик кискен көрәш барды һәм, нәтиҗәдә балаларның остазы Илдар абый Имамов I урынны яулады. Моңа балалар аеруча нык шатландылар. Балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе җитәкчесе Вәлиев Лениска, алып баручы шоферыбыз Шәяхмәтов Айратка аерым рәхмәтле мин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев