Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышлылар бадминтонны үз итә

17-18 октябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә Татарстан Республикасы бадминтон федерациясенең Кама аръягы лигасы ярышлары белән Кубок өчен командалар бәйгеләре ачылды. Турнирда Актаныш, Алабуга, Тукай, Менделеевск, Түбән Кама районнарыннан һәм Чаллы шәһәреннән 26 команда катнашты. Бәйге 1999 елгы һәм 2000 елгы яшүсмерләр арасында барды. Актанышлылар соңгы елларда даими рәвештә бадминтон буенча...

17-18 октябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә Татарстан Республикасы бадминтон федерациясенең Кама аръягы лигасы ярышлары белән Кубок өчен командалар бәйгеләре ачылды. Турнирда Актаныш, Алабуга, Тукай, Менделеевск, Түбән Кама районнарыннан һәм Чаллы шәһәреннән 26 команда катнашты. Бәйге 1999 елгы һәм 2000 елгы яшүсмерләр арасында барды.
Актанышлылар соңгы елларда даими рәвештә бадминтон буенча үзләрен алдынгылар сафында күрсәтеп киләләр. Бу юлы да сынатмадылар: Илүс Хәкимов, Рәмзил Мофаздалов, Алинә Харисова һәм Гөльяр Әхмәтдинова уйнаган "Актаныш I" командасы 2000 елгылар арасында - II, Гадел Насыйров, Ралиф Шәмсетдинов, Энҗе Хаҗиева һәм Гайшә Закирҗанова составындагы "Актаныш II" командасы III урынны яулап кайттылар.
Җиңүчеләр 18-20 декабрьдә узачак федерация Кубогының финал ярышларына чакыру алдылар.
"Ярышларда катнашу - яшь спортчыларга үзләрен чарлау, көчләренә ышану, максат куеп тырышу өчен бик кирәк, әмма ул финанс чыгымнары сорый. Бадминтон буенча Актаныш районы федерациясе рәисе Руслан Гариповка безгә бар яклап ярдәме өчен чиксез рәхмәтлебез", - ди остаз Алгинат Гәрәев.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев