Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышлылар – беренче

20 декабрьдә "Байтик" балалар сәламәтләндерү лагеренда мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең спорт ярышлары буенча гомуми нәтиҗәләре ясалды. Урыннар 11 шәһәр һәм 15 район арасында чыгарылды. Ел дәвамында оештырылган 14 төр ярышта 321 очко җыеп, безнең Актаныш командасы I урынга лаек булды. Шәһәрләр арасында 251 очко белән Түбән Кама командасы беренче. Чаңгы, кул көрәше,...

20 декабрьдә "Байтик" балалар сәламәтләндерү лагеренда мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең спорт ярышлары буенча гомуми нәтиҗәләре ясалды. Урыннар 11 шәһәр һәм 15 район арасында чыгарылды. Ел дәвамында оештырылган 14 төр ярышта 321 очко җыеп, безнең Актаныш командасы I урынга лаек булды. Шәһәрләр арасында 251 очко белән Түбән Кама командасы беренче.
Чаңгы, кул көрәше, шахмат, туризм, бочча, голбол буенча хатын-кызлар һәм балалар командалары - I, 100ле шашка, 64ле шашка, голбол буенча - ирләр командасы, тома сукырлар һәм начар күрүчеләр мини футбол буенча II урында. Ярышларда катнашучы барлык райондашларга, иң кечкенә спортчыларыбыз Айнур Юнысов, Нурзил Талипов, Снежана Хөҗҗәтова, Илмар Галиевкә, әти-әниләренә рәхмәтлемен. Шулай ук, мини футболда катнашып, Илмар Шәңгәрәев, Руслан Ашуров беренчелекне яулап, командага очколар китерделәр. Шунысы сөенечле: бишенче ел республикада I урын алдык.
Безгә ел дәвамында спорт чараларында катнашырга мөмкинлекләр тудырган район башлыгы Фаил Камаевка, аның урынбасарларына, җитәкче-белгечләргә, авыл җирлеге башлыкларына да без бик зур рәхмәтлебез.
Барыгызны да якынлашып килүче 2015 ел белән тәбрик итәм, эшегездә, шәхси тормышыгызда уңышлар телим. Яңа ел барыгызга да күңел тынычлыгы, гаиләләрегезгә иминлек-саулык алып килсен. Яңа елда да бергә булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев