Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышлылар Мамадышта көч сынашты

Районыбыз шахматчыларының зур-зур турнирларда җиңү яулап кайтуларына инде ияләшеп беттек, ә менә шашка спорт төре - районыбыз өчен әле яңа, сирәк уен. Шулай да, Мамадыш шәһәрендә шашка буенча узган республика мәктәп командалары спартакиадасында безнекеләр мактаулы IV урынны алып кайттылар. "Безнекеләр" диюем - Актанышның 1нче мәктәбенең 2001-2002 һәм 2003-2004 елгы яшүсмерләреннән...

Районыбыз шахматчыларының зур-зур турнирларда җиңү яулап кайтуларына инде ияләшеп беттек, ә менә шашка спорт төре - районыбыз өчен әле яңа, сирәк уен. Шулай да, Мамадыш шәһәрендә шашка буенча узган республика мәктәп командалары спартакиадасында безнекеләр мактаулы IV урынны алып кайттылар.
"Безнекеләр" диюем - Актанышның 1нче мәктәбенең 2001-2002 һәм 2003-2004 елгы яшүсмерләреннән төзелгән ике команда. Һәр яшь төркемендә 31әр команда арасында көч сынашып, гомуми нәтиҗәләр буенча Саба районы командасыннан 1 генә очкога калышты алар.
Шәхси беренчелектә уңышларыбыз матур: 94 егет арасында Динислам Закиров - II, Ринат Фәррахов - VI, кызлар арасында Нәзилә Гарипова, шулай ук, VI урынны алып, уртак казанга саллы өлеш керттеләр. Остазлары Фәһим Галимов, киләчәктә районыбызда бу спорт төренә зуррак игътибар бирелер, җиңүчеләребез дә күбрәк булыр, дигән өмет-ышанычта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев