Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышлылар Салават Фәтхетдинов призына узган республика турнирында катнаштылар

17-18 март көнне «Батыр» спорткомплексында 2001 нче елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы халык артисты, Башкортостан һәм Россиянең атказанган артисты, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай премиясе лауреаты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы Фәтхетдинов Салават Зәки улы призына көрәш буенча икенче тапкыр республика турниры үткәрелде. Әлеге турнирда...

17-18 март көнне «Батыр» спорткомплексында 2001 нче елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы халык артисты, Башкортостан һәм Россиянең атказанган артисты, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай премиясе лауреаты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы Фәтхетдинов Салават Зәки улы призына көрәш буенча икенче тапкыр республика турниры үткәрелде.
Әлеге турнирда республикабызның барлыгы 15 районыннан 18 команда, 228 яшь көрәшче катнашты.
1. Биектау -13
2. Байлар Сабасы (2) -30
3. Кукмара -12
4. Питрәч -14
5. Балык Бистәсе - 13
6. Балтач -9
7. Актаныш - 15
8. Яшел Үзән - 5
9. Чирмешән - 13
10. Мамадыш (2) -24
11. Теләче (2) -65
12. Әтнә - 8
13. Яр Чаллы - 3
14. Яңа Савин районы - 3
15. Мәскәү районы -1
Гомумкоманда урыннары:
1. Теләче
2. Кукмара
3. Мамадыш
4. Байлар Сабасы
5. Питрәч
6. Актаныш
Призлы урын алган көрәшчеләргә һәм командаларга Салават Фәтхетдинов исеменнэн Кубок, диплом, медаль һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Әлеге ачык турнирда Актаныш спорт мәктәбе укучылары да җиңү яулап кайтты. Үз авырлык үлчәүләрендә Муса Әнвәров, Заһит Шәйхәйдәров - I, Алмаз Мөхәмәев - II, Галинур Харисов, Илназ Сәйфетдинов, Айнур Мирзаянов - III урын ияләре. Остазлары - Илфир Әнвәров, Раил Сираев, Айгиз Бикмөхәммәтов, Илнар Насрыев.
чыганак: http://tulachi.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/872723.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев