Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышлылар сынатмады

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, мөгаллимнәр, мәгариф оешмалары, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының мәгариф идарәләре җитәкчеләре арасында физик тәрбияне пропагандалау, спортны популярлаштыру, физкультура-спорт эшен җанландыру максатыннан, җәйге һәм кышкы спартакиада оештыру инде матур гадәткә әйләнде. Әлеге спартакиадаларда безнең районның мәгариф хезмәткәрләре ел саен алдынгы урыннар яулыйлар. Быел республика буенча...

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, мөгаллимнәр, мәгариф оешмалары, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының мәгариф идарәләре җитәкчеләре арасында физик тәрбияне пропагандалау, спортны популярлаштыру, физкультура-спорт эшен җанландыру максатыннан, җәйге һәм кышкы спартакиада оештыру инде матур гадәткә әйләнде. Әлеге спартакиадаларда безнең районның мәгариф хезмәткәрләре ел саен алдынгы урыннар яулыйлар. Быел республика буенча кышкы спартакиаданың финал ярышлары безнең районда үтәчәк.
Финал ярышларына кадәр республиканың мәгариф хезмәткәрләре 7 зонага бүленеп көч сынаша. Безнең район зонасына Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Әгерҗе, Менделеевск, Сарман районнары керә. 7 февраль көнне алар безнең районга кышкы спартакиада кысаларында узучы волейбол һәм хоккей буенча зона ярышына җыйналдылар. Чараны ачу тантанасында кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов сәламләде һәм ярышта катнашучы һәр командага уңышлар теләде.
- Җиде зона буенча да беренче урынга чыккан 7 хоккей һәм 7 волейбол командасы 17 февраль көнне кабат Актанышка җыелачак. Биредә инде чемпионнар ачыкланачак, - ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Вахитов.
Күрше-тирә районнардан җыелган мәгариф хезмәткәрләренең кәефләре яхшы күренә. Бер-берсе белән күрешү, аралашу өчен дә менә дигән форсат бу. Әлбәттә, ярышта җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булырга тиеш. Ләкин дуслык барысыннан да көчлерәк.
Вәсилә Сафиуллина, Әгерҗе районы мәгариф идарәсе җитәкчесе:
- Актаныш җирлегендә булуыбызга чиксез шатбыз. Без Актаныш районын үзебезнең күрше район дип саныйбыз. Гәрчә коры җирдән килү өчен бик күп урау юллар үтәргә туры килсә дә. Уку белән рәттән тормыш, ярыш гөрли. Шулай булырга тиеш тә. Чөнки балаларга без үрнәк күрсәтәбез. Быелгы спартакиада ярышларына хоккей төрен дә өстәделәр. 40-45 яшьлек ир-егетләрнең тимераякка басып, хоккей уйнарга өйрәнүләре үзе генә дә ни тора! Мондый ярышлар коллегаларны бер-берсе белән тагын да якынайта. Башка районнарның мәгариф хезмәткәрләре белән танышырга, дуслашырга мөмкинлекләр бирә.
Өстәвенә, үз сәламәтлегебезне дә кайгырту булып тора ул. Мондый ярышлар гел булып торсын. Аларга яңалыклар, үзгәрешләр кереп торсын. Безне ачык йөз белән каршы алган Актаныш халкына рәхмәт.
Айнур Фәрхетдинов, Мөслим районы Олы Чакмак мәктәбе директоры:
- Актанышка даими килеп торабыз. Коллегалар белән күрешәбез. Мәгариф өлкәсендәге яңалыклар турында сөйләшәбез. Мөслим районында элек-электән спортка нык игътибар бирелә. Шуның өчен дә ярышларда теләп катнашабыз. Бүген дә хоккей, волейбол уйнарга тулы команда булып килдек. Исәбебез - сынатмаска.
Мәгариф хезмәткәрләре кышкы спартакиадада 9 төрле спорт: чаңгы эстафетасы, тимераяк (шорт-трек), өстәл теннисы, волейбол, турникта тартылу, гәүдәне күтәрү, аркан тарту, хоккей, волейбол, мәгариф идарәләре җитәкчеләре арасында VIP-йөгерү (чаңгы) буенча көчләрен сынаячак.
Әлеге ярышларда да безнекеләр сынатмаслар, дип ышаныйк.
Ярыш нәтиҗәләренә килгәндә, зона ярышында волейбол буенча I урынга - Актаныш, II урынга - Менделеевск, III урынга Мөслим командасы, хоккей буенча I урынга -Актаныш, II урынга - Мөслим, III урынга Минзәлә командасы лаек булды.
ФОТОЛАР МОНДА: http://aktanysh-rt.ru/tt/the-news-tat/item/6023-aktanyishta-mәgarif-hezmәtkәrlәre-spartakiadasyinyiң-zona-yaryishlaryi-start-aldyi-%20-fotomizgellәr.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев