Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышлылар сынатмады

Казан шәһәренең Рәшит Нәҗметдинов исемендәге үзәк шахмат-шашка мәктәбендә 9 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында классик шахмат буенча республика беренчелеге үткәрелде. Узган елларга караганда катнашучыларның шактый күп булуы шахмат спортының көннән-көн популярлаша баруына бер дәлил. Ярышларда 230дан артык яшь шахматчы катнашып, 5 яшьтән 8 яшькәчә балалар биш көн дәвамында җан-фәрман...

Казан шәһәренең Рәшит Нәҗметдинов исемендәге үзәк шахмат-шашка мәктәбендә 9 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында классик шахмат буенча республика беренчелеге үткәрелде. Узган елларга караганда катнашучыларның шактый күп булуы шахмат спортының көннән-көн популярлаша баруына бер дәлил. Ярышларда 230дан артык яшь шахматчы катнашып, 5 яшьтән 8 яшькәчә балалар биш көн дәвамында җан-фәрман көч сынашты.
Җанатарлар ролен шул ук сандагы әби-бабайлар, әти-әниләр башкарды, кыскасы, бәйге кече сабантуй тамашасын хәтерләтә иде.
Актанышның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Әминә Габдуллина, Аяз Басыйров (остазлары Фәһим Галимов), Зәйнәп Рахманова, Данияр Латыйпов (остазлары Илдар Имамов) әле мондый дәрәҗәле ярышта беренче тапкыр көч сынасалар да, югалып калмадылар, республиканың көчле шахмат үзәкләре саналган Чаллы, Казан, Яшел Үзән шәһәрләреннән килгән кыз-малайлар белән тигез уйнадылар. 9 турга сузылган ярышта авыл районнарыннан килгән балалар номинациясендә кызлар арасында Зәйнәп Рахманова - II, Әминә Габдуллина III урын алып, диплом белән бүләкләнделәр. Ә инде малайлар арасында 6 яше яңа гына тулган, балалар бакчасына йөрүче Аяз Басыйровның II урын алуы аеруча куанычлы. I сыйныф укучысы Данияр Латыйпов, шулай ук, бик саллы уен күрсәтте, Аяздан азга гына калышып, мактаулы III урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев