Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышлылар сынатмый ул

Шахмат буенча ел дәвамында барган "Кама аръягы. Гран-при" бәйгеләренең финал туры 11-13 декабрь көннәрендә Баулыда үтте. Еллык эшчәнлеккә дә биредә үк нәтиҗә ясалды. Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән ике команда катнашып, матур җиңүләр яулап кайттылар. Роза Гыймазова 2002 елгы кызлар арасында, Рузилә Гайнетдинова 2005 елгылар арасында, Әмир Акмалов 2006...

Шахмат буенча ел дәвамында барган "Кама аръягы. Гран-при" бәйгеләренең финал туры 11-13 декабрь көннәрендә Баулыда үтте. Еллык эшчәнлеккә дә биредә үк нәтиҗә ясалды. Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән ике команда катнашып, матур җиңүләр яулап кайттылар. Роза Гыймазова 2002 елгы кызлар арасында, Рузилә Гайнетдинова 2005 елгылар арасында, Әмир Акмалов 2006 елгылар арасында - өчесе дә I урынга ия булганнар. Остазлары Илдар Имамов исә "Иң яхшы остаз" исеменә лаек булган. Җиңүчеләр һәммәсе дә Татарстан Республикасы Шахмат федерациясе тарафыннан акчалата бүләкләнгәннәр.
Башның яхшы эшләве өчен актив физик хәрәкәт кирәк, диләр табиблар. Яшь шахматчылар белән уеннар арасында теннис, футбол ярышлары үткәрү - Гран-при бәйгеләрендә гадәти күренеш. Рузилә Гайнетдинова теннис буенча да кызлар арасында җиңү яулаган.
- Футболны барысы да уйный, әмма һәрвакыт Актаныш җиңә, диләр ярышка җыелган тренерлар. Быел да сынатмадык, 4 ел рәттән инде чемпион калдык, - дип, икеләтә сөенече белән уртаклашты остаз Илдар Имамов.
Шатлык-куанычы укучыларының Татарстанның иң көчле шахматчыларын үзенә җыйган "Кама аръягы. Гран-при" турнирында җиңүләре өчен дә, башка спорт төрләрендә дә алдынгылыкны бирмәүләре өчен дә, үзенең хезмәтенә күрә алган хөрмәте өчен дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев