Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышлылар X Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышларында

8 июльдән 13 июльгә кадәр Воронеж өлкәсенең Нововоронеж шәһәрендә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Спорт министрлыгы, Россиянең «Урожай» ДСО һәм Воронеж өлкәсе Хөкүмәте X Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышларын уздыралар. Ярышлар уздыру өчен Нововоронеж шәһәрендә стадион, спорт манежы һәм башка төрле спорт корылмалары төзелгән, катнашучылар өчен яшәү һәм...

8 июльдән 13 июльгә кадәр Воронеж өлкәсенең Нововоронеж шәһәрендә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Спорт министрлыгы, Россиянең «Урожай» ДСО һәм Воронеж өлкәсе Хөкүмәте X Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышларын уздыралар.
Ярышлар уздыру өчен Нововоронеж шәһәрендә стадион, спорт манежы һәм башка төрле спорт корылмалары төзелгән, катнашучылар өчен яшәү һәм туклану урыннары төзекләндерелә, мәдәни программа эшләнә.
Авыл спорт уеннарына авыл халкы зур кызыксыну белән карый. Спорт командалары Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән диярлек булачак.
Ә Актаныштан Татарстан өчен район башкарма комитеты яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев башында торган 10 кешелек команда катнашачак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев