Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышлылар Югары Яркәй авылында бил алышты (ҖИҢҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕ)

Милли көрәш буенча Башкортстанның Югары Яркәй авылында Советлар Союзы герое Муса Гәрәев призына 13 май көнне узган бил алышта ветераннар арасында Актаныш спорт мәктәбе остазы Ришат Нургалев II урынга ия булды. Укучылар арасында улы Раббани Нургалиев, Фарис Хуҗин (остазы Илфир Әнвәров) келәм батыры исемен яуладылар. Шушы ук көнне Азнакай шәһәрендә...

Милли көрәш буенча Башкортстанның Югары Яркәй авылында Советлар Союзы герое Муса Гәрәев призына 13 май көнне узган бил алышта ветераннар арасында Актаныш спорт мәктәбе остазы Ришат Нургалев II урынга ия булды.

Укучылар арасында улы Раббани Нургалиев, Фарис Хуҗин (остазы Илфир Әнвәров) келәм батыры исемен яуладылар. Шушы ук көнне Азнакай шәһәрендә көрәш буенча остаз Фирдәвис Гәрәев истәлегенә республика турниры узды.

12 командада 150 спортчы бил алышкан бәйгедә үз авырлык үлчәүләрендә Муса Әнвәров, Искәндәр Басыйров, Илнур Сафиуллин (остазлары Илфир Әнвәров) өчесе дә мәртәбәле III урынны яулап кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев