Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышның 20 еллык тарихка ия турниры быел да үз батырларын барлый (+ФОТОЛАР)

Егерме еллык тарихы булган муниципаль район Башлыгы призына татар-башкорт милли көрәше быел да Актаныш келәменә үз батырларын җыйды. 28 март көнне "Актаныш" универсаль спорт комплексын 1998 елгы һәм яшьрәк көрәшчеләр дер селкетте. Турнирның максаты: көрәшче малайларны осталык ягыннан үстерү, яшь батырларны, райондагы иң көчле спортчыларны барлау, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев...

Егерме еллык тарихы булган муниципаль район Башлыгы призына татар-башкорт милли көрәше быел да Актаныш келәменә үз батырларын җыйды.
28 март көнне "Актаныш" универсаль спорт комплексын 1998 елгы һәм яшьрәк көрәшчеләр дер селкетте.
Турнирның максаты: көрәшче малайларны осталык ягыннан үстерү, яшь батырларны, райондагы иң көчле спортчыларны барлау, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев кубогына апрель аенда узачак республикакүләм бәйгеләргә сайлап алу.
Шунысы игътибарга лаек, быелгы турнирга Яхшый мәктәбеннән кала барлык белем бирү учреждениеләр дә үз командаларын тәкъдим итте. Актаныш келәмендә барлыгы 134 батыр бил алыша дигән сүз бу.
Яшүсмерләр ел да көтеп алган турнирның быелгысы бер минут тынлык белән башланып китте. Райондашларыбыз шул рәвешле Кемерово фаҗигасендә һәлак булган ватандашларны искә алды.
Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттәхов үз чыгышын "мондый фаҗигаләр кабатланмасын, җаннарны яраларлык югалтулар булмасын",- дигән теләктән башлады.
Турнир ачылышына рәсми старт бирелгәнче, Энгель Нәвап улы көрәш буенча Татарстан, Россия күләмендә батыр калган егетләрне, призлы урын яулаган алыпларны, аларның остазларын тәбрик итеп, келәм батырларына рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.
Чараның рәсми өлешеннән соң татар-башкорт милли көрәше башланып китте. Ярышка укучыларның елдан-ел ныклырак әзерлек белән килүен дә билгеләп үтми мөмкин түгел. Быелгы турнирда үзләренең җиңәселәренә ышанып кереп, тиз генә көндәшен аркасына салучылар шактый күренде. . Шулай булмый ни, көрәш бит ул "сыекларны" кабул итми, "келәм батыры" исемен дә батырлар келәмендә бил алышып кына яулап була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев