Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта бадминтон буенча сайлап алу ярышлары үтте

Бадминтон буенча Татарстан беренчелеге һәм командалар чемпионатына Кама арьягы зонасы буеча сайлап алу ярышлары 29 октябрь көнне Актанышта үтте. Районыбыз бу көнне Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Менделеевск, Тукай районы һәм шәһәрләре спортчыларын кабул итте. Актаныш спорт мәктәбе укучылары шәһәр командаларыннан калышмый, бик яхшы чыгыш ясадылар һәм кече яшьтәгеләр төркемендә...

Бадминтон буенча Татарстан беренчелеге һәм командалар чемпионатына Кама арьягы зонасы буеча сайлап алу ярышлары 29 октябрь көнне Актанышта үтте.

Районыбыз бу көнне Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Менделеевск, Тукай районы һәм шәһәрләре спортчыларын кабул итте. Актаныш спорт мәктәбе укучылары шәһәр командаларыннан калышмый, бик яхшы чыгыш ясадылар һәм кече яшьтәгеләр төркемендә дә, зурлар төркемендә дә ныклы II урынны яуладылар. Менә алар - көмеш медаль ияләре: 2003 елгылар һәм кечерәкләр: Эльвир Шәйморзин, Гөлназ Ханова, Мансур Рәхимов, Размик Микоелян, Илнур Галиев, Гөлназ Бакирова, Нияз Галимуллин, Азамат Вәлиев, Зәлия Мофаздалова, Гүзәл Хәбибуллина, Камил Насрыев, Тимур Шубин, Ислам Хәбибуллин һәм Регина Рәхимова. 2002 елгы һәм зурраклар төркеме җиңүчеләре: Ильяр Әхмәтдинов, Илнар Ибнеев, Рәзил Хәбибуллин, Азамат Рахманов, Гүзәл Бакирова, Энҗе Хаҗиева, Шәһриназ Газетдинова, Рәмзил Мофаздалов, Гадел Насыйров, Алинә Харисова, Гөльяр Әхмәтдинова. Остазлары - Алгинат Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев