Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта егерменче тапкыр төбәкара шахмат турниры булды

Анда Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия республикалары шахматчылары үзара ярышты. Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия республикалары шахматчыларын үзенә туплап, авыл спортчысының гроссмейстер, спорт мастерлары белән уйнап чыныгуына мөмкинлек биргән төбәкара шахмат турниры Актанышта быел егерменче тапкыр уздырылды. Тәүге елларында бәйге шахмат буенча халыкара гроссмейстер, күп тапкырлар Россия чемпионы, кызлар арасында өч тапкыр...

Анда Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия республикалары шахматчылары үзара ярышты.
Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия республикалары шахматчыларын үзенә туплап, авыл спортчысының гроссмейстер, спорт мастерлары белән уйнап чыныгуына мөмкинлек биргән төбәкара шахмат турниры Актанышта быел егерменче тапкыр уздырылды.
Тәүге елларында бәйге шахмат буенча халыкара гроссмейстер, күп тапкырлар Россия чемпионы, кызлар арасында өч тапкыр дөнья чемпионы Алисә Галләмова исеме белән аталса, хәзер ул Актаныш район башлыгы призына төбәкара шахмат турниры буларак һәр елны көчле шахматчыларны җыя. Елдан-ел камилләшә дияргә була: элегрәк ул Яңа ел чорында үткәрелсә, хәзер зирәк уенда май аенда көч сынашалар. Яшь буынны тәрбияләү максатын да куйган турнир тарихыбызга, Ватанга хөрмәт тә тәрбияли. Турнир ачу тантанасыннан соң, Җиңү паркында Батыр солдат һәйкәле янында күмәк фотога төшү матур гадәткә әйләнде.
ТР Шахмат федерациясеннән мәртәбәле кунак - шахмат буенча халыкара спорт мастеры Илдар Низамов, Актанышта пионерлар йортында шахмат клубы оештырган тәүге тренер, берничә тапкыр район чемпионы Клим Имамов, соңгы ун елда Актаныш җыелма командасы капитаны - халыкара мастер Дамир Әюпов республикада һәм районда шахматны үстерүдәге хезмәте өчен турнир барышында район башлыгы Фаил Камаевның Рәхмәт хаты; шахмат ярышын оештырып, бүген инде мөстәкыйль бәйге югарылыгына күтәрүче Илдар Имамов республикада шахматны үстерүдәге нәтиҗәле хезмәте өчен ТР Шахмат федерациясе җитәкчесе Геннадий Захаровның Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Шул рәвешле, тантаналы, истәлекле мизгелләр белән башланып китте бу бәйге.
Балтач район шахмат федерациясе әгъзасы Габдрәфыйк Фәйзрахманов, күркәм бәйрәмнең төп оештыручысы булган Актаныш район хакимиятенә, турнир матур һәм нәтиҗәле үтсен өчен зур көч сарыф итүче ФИДЕ мастерлары Илдар Имамовка, Фәһим Галимовка, күп санлы энтузиастларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез, дип мөрәҗәгать итте. Шахматчыларыбыз биредә үз көчләрен сыный, өйрәнә, һөнәри яктан үсә һәм һәр шахматчының да көчле турнирда гроссмейстер, спорт мастерлары белән уйнап осталыгын арттырасы килә, дип, турнирда һәр ел катнашучыларның фикерен җиткерде ул.
Аерым алганда, Зәйдән Николай Николаев егерме турнирда катнашкан, Яр Чаллы шәһәре Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатта тренер булып эшләүче халыкара мастер Ленар Мурзин бәйгедә - 17 нче тапкыр. Н.Николаев, мондый чара остару өчен бик кирәкле, лаеклы ялда булсам да, үзебезнең район бәйгеләрендә хәзер дә икенче урында барам, диде. Аның фикерен Минзәлә шәһәре ветераннары дәвам итте. "Актанышлар белән 80 нче еллардан бирле шахмат уйныйбыз. Ул вакытта Татар Ямалы авылында туган кыз Алисә Галләмова район үзәгенә шахмат уйнарга килә иде. Бездә шахмат ул кадәр үсеш алмаган, ярышларга үз акчабызга, шәхси транспорт белән йөрибез, килеп, уйнап, осталыгыбызны арттырабыз. Мин үзем сельхозтехника системасында эшләдем, районнар арасында элек шахмат ярышлары бик көчле бара иде. Чистай, Актаныш, Минзәлә сельхозтехникалары призлы урыннар өчен үзара ярышты", - диде Рәис Әхмәтов.
Ветераннарның фикерләрен Актанышның беренче тренеры Клим Имамов та хуплады: "Бүген дә яшьләргә рухи терәк булырга тырышабыз, өлкәннәр үзара көч сынашабыз. Армиядә хезмәт иткәндә разряд алып кайттым, аннан Киров районы эчке эшләр бүлегендә опер булып эшләдем. Шахмат тормышта да яхшы позициядә дә, начар позициядә дә дөрес чишелеш табарга ярдәм итә. Милициядә эшләгәндә җинаятьчеләрне ачыклаганда шахмат партиясе тәртибендә чишелеш таба идек", - дип файдалы ягын күрсәтергә тырышты ул.
Бәйгене оештыручы Илдар Имамов: "Бергәләп, бала тәрбияләгән кебек үстердек турнирны, хәзер ул - республика шахмат федерациясенең календарь планына кертелгән мөстәкыйль төбәкара бәйге. Икътисадта нинди генә чор булмасын, һәр елны үтте ул. Спорт тарихында традицияләргә нигез салучы Актаныш район башлыклары Илшат Фәрдиев, Энгель Фәттахов, Фаил Камаев - һәр кайсы бүген дә республикада, районда спорт үсеше өчен җан атып, ярдәмләшеп яши. Тәүге ярышны үткәргәндә ул вакыттагы спорт комитеты җитәкчесе Марс Гардисламов шахмат өстәлләрен Дүртөйледән алып кайткан булса, бүген инде район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев юбилей турнирының тарихи истәлекле үтүендә, кунакларны лаеклы каршылауда, һәр спортчыга барып җитүдә оештыру мәшәкатьләрен хәл итте. ТР Шахмат федерациясенең башкаручы директоры вазифасын гомеренең соңгы мизгеленә кадәр башкарган, ике тапкыр - Россия, сигез тапкыр Татарстан чемпионы, халыкара арбитр, РФ Шахмат федерациясе әгъзасы Наил Мөхәммәтҗановның якты истәлеге күңелләрдә яши, бүген дә республика шахмат федерациясе җитәкчесе Геннадий Захаровның ярдәмен тоеп эшлибез. Район Шахмат федерациясе җитәкчесе Фәрит Салихов - тәүге турнирның да иганәчесе иде, сәламәт яшәү рәвеше белән дә, спортны үстерүгә инвестицияләр кертүе белән дә юнәлеш бирүчебез бүген дә. Һәм, ниһаять, без дуслар белән - бәйге ачык", - дип, командаларны сәламләде.
Турнир шахмат тарихында үз эзләрен калдыручы шәхесләребезне олылау, шахматның асылын ачу, яшьләргә күркәм традицияләрне күрсәтү бурычын да куйды быел. Дөнья чемпионы Михаил Таль сүзләрендәгечә - "Шахмат - ул спорт, сәнгать һәм фән" - һәр яссылыкны да күрсәтте актанышлылар. Районда мәктәп укучылары арасында гыйнвар аеннан ук "Шахмат - тормыш көзгесе" рәсем бәйгесе игълан ителде. Җиңүчеләр турнирда бүләкләнде, рәсемнәре балалар иҗат үзәгендә - турнир барышында күргәзмәгә куелды. Район, республика матбугатында егерме ел дәвамында бәйге барышын чагылдырган язмалардан тупланган күзгәзмә дә шахматчыларның истәлекләрен яңартты. Оста шахматчыларның фотосурәтләре, төрле елларда турнир барышын мәңгеләштергән фотолар да шунда ук урын алган. Актаныш шахмат мәктәбе яулаган кубоклар белән дә танышу мөмкин иде бәйге барышында. Ветеран спортчыларыбызның сәламәтлеген кайгыртып, "Хәйрия акциясе" дә үткәрелде. Казан шәһәрендә яшәүче, беренче турнирда катнашкан халыкара мастер Рафаэль Габдрахмановның сәламәтлеге какшаган - беренче төркем инвалид, күзләре күрми. Дәваланырга, дарулар алырга матди ярдәм күрсәтте турнирда катнашучылар. Районның күренекле шахматчысы - район чемпионы, ветеран спортчы, беренче төркем инвалид Энгель Мәннәповка да шулай ук иганәчелек ярдәме күрсәтелде.
Турнирның баш хө
кемдары - ТР Шахмат федерациясе вице-президенты Николай Коротаев: "Турнирга һөнәри күзлектән бәя бирәм - 22 команда арасында һәр тактада бик җитди ярыш барды. Соңгы партиягә кадәр кем җиңәчәген фаразлау мөмкин булмады. Бер гроссмейстер, биш халыкара мастер, унбер ФИДЕ остасы, егерме өч мастерлыкка кандидат һәм дә I разрядлы күп санлы спортчылар үзара киеренке көрәште", - диде.
Шул рәвешле, беренчелекне Актаныш командасы яулады. Быел ул бәйгедә унынчы тапкыр чемпион булды. Икенче урында - Казан, өченчедә - Чаллы командалары. Дүртенче, бишенче урыннарда шулай ук Чаллы һәм Казан командалары җиңү яулады. Татарстанның Казан, Чаллы, Алабуга, Баулы, Бөгелмә, Балтач, Лениногорск, Кукмара, Минзәлә, Актаныш һәм Башкортстанның Нефтекама шәһәр-район командалары матур уен күрсәтте. Шәхси беренчелектә дә һәр тактада биш призлы урын чыгарылды, оста уенчылар хөрмәтләнде.
Татарстан шахматында актанышлыларның үзләренең лаеклы урыннары бар. Безгә Баулыга да ярышларга киләләр балалар белән. Актаныш шахматчыларының үзләренә көчле яшь алмаш тәрбияләүләре сокландыра, дип сөйләде Николай Николаевич.
Үз көченә тиңдәш һәм остарак уенчы белән уйнау спортчыга рухи ләззәт тә, осталыкны арттыру мөмкинлеге дә бирә. Аксакаллар, Ветераннар, Яшьләр, Алмаш( IV-V сыйныфлар), Өмет (II-III сыйныфлар) командалары белән катнашты актанышлылар. Бәйге бүген инде үз үрнәгендә башка турнирларга этәргеч биргән. ТР Шахмат федерациясе дә ел дәвамында республикада ай саен бер-ике мәртәбәле бәйге оештыра, моннан тыш, Россия бәйгеләрендә катнашу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге дә тудырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев