Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта Фирая Солтанова - Жданова Кубогына җиңел атлетика эстафетасы уздырылачак

24 апрель көнне Актанышта җәйге спорт сезоны ачылу нисбәтеннән, Фирая Солтанова - Жданова Кубогына җиңел атлетика эстафетасы уздырылачак. Ярышларның төп максатлары булып укучыларның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм районыбыз мәктәпләрендә җиңел атлетиканы популярлаштыру тора. Ярышлар командалы, район мәктәпләреннән һәм аграр техникумнан җыелма командалар катнаша ала. Катнашучыларның җыелу һәм...

24 апрель көнне Актанышта җәйге спорт сезоны ачылу нисбәтеннән, Фирая Солтанова - Жданова Кубогына җиңел атлетика эстафетасы уздырылачак. Ярышларның төп максатлары булып укучыларның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм районыбыз мәктәпләрендә җиңел атлетиканы популярлаштыру тора.
Ярышлар командалы, район мәктәпләреннән һәм аграр техникумнан җыелма командалар катнаша ала.
Катнашучыларның җыелу һәм теркәлүе 9.00 сәгатьтә Җиңү паркы каршындагы мәйданда узачак, ә ярышлар 10.00 сәгатьтә башланачак.
Җиңүче командалар, призерлар грамота һәм Фирая Солтанова - Жданованың күчмә Кубогы белән бүләкләнәчәк.
Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 3-17-77.
http://aktanysh.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев