Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта Фирдәвис Шәемов призына кросс ярышлары бара (+ ФОТОЛАР)

Якташыбыз, күренекле спортчы Фирдәвис Шәемов призына "Алтын көз" җиңел атлетика ярышы районыбыз мәктәпләре укучылары арасында ел саен октябрь аенда уздырылса, быел әлеге бәйге 21 сентябрь көнне оештырылып, районда җәйге спорт сезонын ябуга туры китерелде. Быел сигезенче мәртәбә узучы йөгерү ярышы, гадәттәгечә, "Лачын" чаңгы -роллер трассасында гөрләде. "Алтын көз" җиңел атлетика...

Якташыбыз, күренекле спортчы Фирдәвис Шәемов призына "Алтын көз" җиңел атлетика ярышы районыбыз мәктәпләре укучылары арасында ел саен октябрь аенда уздырылса, быел әлеге бәйге 21 сентябрь көнне оештырылып, районда җәйге спорт сезонын ябуга туры китерелде. Быел сигезенче мәртәбә узучы йөгерү ярышы, гадәттәгечә, "Лачын" чаңгы -роллер трассасында гөрләде.
"Алтын көз" җиңел атлетика бәйгесе - укучыларның да, физкультура укытучыларының да иң яраткан, көтеп алган ярышларының берсе, ул спорт чарасы гына түгел, ә чын мәгънәсендә зур бәйрәм, җылы очрашу. Биредә көчлеләр сынала, үзләрен күрсәтә, киләчәккә юллама ала торган чара бу.
Бәйгенең ачылу тантанасында район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хаев катнашып, ярышларга старт бирде. Айдар Рэфгать улы һәр катнашучыга чиста җиңү теләде.
Һәр елдагыча, әлеге спорт чарасына бәйгенең төп оештыручысы Фирдәвис Шәемов та кайткан иде. Фирдәвис Шәем улы катнашучыларны сәламләгәннән соң, быелгы бәйгегә кертелгән яңалыклар хакында бәян итте. Актаныш халкына рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Ярышның баш һөкемдары Галимҗан Мансуров бәйге шартлары белән таныштырганнан соң, ярыш стар алды. Катнашучылар 14 яшь катеогориясенә бүленеп, иң. - иңнәрне ачыкладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев