Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта Фәнис Маликов юбилее уңаеннан теннис турниры узды (ФОТОДА – ҖИҢҮЧЕЛӘР)

Фәнис Маликов - дүрт дистә ел стажлы педагог, өлкән мөгаллим, "Россия Федерациясенең һөнәри белем бирү отличнигы", Татарстанның "Физик культура һәм спорт отличнигы" һәм республика фән һәм мәгариф министрлыгының "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгеләре, ГТОның алтын билге иясе. Мактау һәм Рәхмәт кәгазьләренең исә исәбе юк. Легендар райондашыбыз Республика күләмендәге авыл яшьләре...

Фәнис Маликов - дүрт дистә ел стажлы педагог, өлкән мөгаллим, "Россия Федерациясенең һөнәри белем бирү отличнигы", Татарстанның "Физик культура һәм спорт отличнигы" һәм республика фән һәм мәгариф министрлыгының "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгеләре, ГТОның алтын билге иясе. Мактау һәм Рәхмәт кәгазьләренең исә исәбе юк.
Легендар райондашыбыз Республика күләмендәге авыл яшьләре спартакиадаларында, Татарстан чемпионатларында катнаша, беренче унлыктан төшкәне юк. Пенсионерларның республика спартакиадасында алты ел катнашып, ике тапкыр чемпион калган, өч мәртәбә призлы урынга ия булган.
Фәнис Рәсүл улы 12 октябрьдә үзенең гомер бәйрәмен - 70 яшьлек олуг юбилеен каршы алды. Шул уңайдан 21ендә Актанышта зур теннис турниры үтте. Биредә 70кә якын теннис фанаты үзара көч сынашты.
Турнир кысаларында Фәнис Маликовка "ТРсы физик культура һәм спортны үстерүдәге хезмәте өчен" дигән мактаулы билге тапшырылды.
Уен ахырында һәр яшь категориясенә урыннар чыгарылып, җиңүчеләр билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев