Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта хәзер бокс буенча чемпионнар да бар

Бокс буенча XVIII Бөтенрәсәй турнирында көч сынашып, район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары каникуллар вакытында үзләрен күрсәтеп кайтканнар. СССРның спорт мастеры, Россия чемпионы Юрий Большаков истәлегенә турнир 1-5 ноябрь көннәрендә Оренбург өлкәсенең Новотроицк шәһәрендә узган. "5 укучымны үземнең машинама утыртып алып киткән идем, тырышлыкларыбыз бушка булмады, сөенеп кайттык",- ди...

Бокс буенча XVIII Бөтенрәсәй турнирында көч сынашып, район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары каникуллар вакытында үзләрен күрсәтеп кайтканнар.

СССРның спорт мастеры, Россия чемпионы Юрий Большаков истәлегенә турнир 1-5 ноябрь көннәрендә Оренбург өлкәсенең Новотроицк шәһәрендә узган.

"5 укучымны үземнең машинама утыртып алып киткән идем, тырышлыкларыбыз бушка булмады, сөенеп кайттык",- ди спорт мәктәбенең бокс буенча тренеры Иван Рыцев.

Актанышның 2нче мәктәбе укучысы Алмаз Солтанов бәйгедә үз авырлык категориясендә II урынны яуласа, элекке кадет мәктәбе укучысы Руслан Шәйдуллин чемпион калып, спорт мастерына кандидат исемен яулаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев