Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта - Илфат Әнвәров истәлегенә көрәш бәйгесе (+ ФОТОЛАР)

Бүген Актанышта күп тапкырлар Сабантуй батыры, РСФСРның спорт остасы, ТАССР чемпионы, М. Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәров истәлегенә яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе үтә. Тәүге тапкыр оештырылган әлеге бәйгедә 160тан артык яшь көрәшче бил алыша. Көрәш дөньясына танылган батырлар биргән әти, үз төбәгенең хөрмәткә ия кешесе иде ул Илфат Зәки улы....

Бүген Актанышта күп тапкырлар Сабантуй батыры, РСФСРның спорт остасы, ТАССР чемпионы, М. Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәров истәлегенә яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе үтә. Тәүге тапкыр оештырылган әлеге бәйгедә 160тан артык яшь көрәшче бил алыша.

Көрәш дөньясына танылган батырлар биргән әти, үз төбәгенең хөрмәткә ия кешесе иде ул Илфат Зәки улы.
Актанышта һәм, гомумән, республикада Әнвәровлар турында ишетмәгән кеше сирәктер. Һәрхәлдә, көрәш дөньясында андый хәлне бөтенләй дә күз алдына китереп булмый. Чөнки алар, беренче чиратта, көрәшчеләр буларак билгеле. Илфат, Илфир, Айнур, Тәүфикъ, Шәфкать - бар да оста көрәшчеләр, танылган батырлар. Барысының да башында Илфат абый торды. 12 ел рәттән Актаныш районы Сабан туе батыры булып кара әле син! Әлбәттә, андыйларның уллары да әтиләренә охшап үсә…
Күптән түгел Атлас Гафиятовның "Атказанганнар" дигән китабы чыккан иде. Анда Татарстанның атказанган спорт остасы Илфир Әнвәров турында да бүлек бар. Шул китаптан китерәсе өзек Илфат абый турында да бер матур истәлек булсын иде:
"Узган гасырның сиксәненче елларыннан башлап көрәш келәмендә Актаныштан Әнвәровлар фамилиясе еш яңгырады. Шундый вакытлар да булды: алар бу район командасының яртысын диярлек тәшкил иттеләр.
Әтиләре Илфат заманында ике тапкыр Муса Җәлил турнирын отты, республика чемпионы исемен алды. Гап-гади авыл механизаторының сиксәненче елларда һәр ярыш саен үз тамашачысы җыела иде. 12 ел рәттән Актаныш сабантуеның баш батыры калып та үзенчәлекле рекорд куйган шәхес ул…
Хәтеремдә, бер ярыштан соң мин аңардан: "Алышларга ничегрәк әзерләнәсең соң?" - дип сораган идем. Ул елмаеп кына куйды һәм: "Ике потлы герны урыс капка аркылы ыргытып уйныйм - менә шул гына", - дип җавап бирде. Әмма Илфатка көчне әлеге күнегүләр түгел, ә Табигать-ана, аннан да бигрәк гомере буе җир кешесе булып авылда яшәве, яшьтән үк эшләп үсүе биргәндер.
"Оясында ни күрсә - очканында шул булыр" ди безнең халык. Илфатның дүрт малаеның дүртесе дә көрәшче булып үстеләр. Тегенди-мондый гына түгел, ә район батырлары, республика ярышларында бүләк алган егетләр…"
(http://idel-tat.ru/aktanyshtan-kajgyly-h-b-r/ материаллары кулланылды)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев