Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта Илфат Әнвәровка алмаш буын бар ( + БӘЙГЕНЕҢ БҮЛӘКЛӘҮ ӨЛЕШЕННӘН ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

18 ноябрь көнне "Актаныш" универсаль спорт комплексында 1998 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге егетләр арасында күп тапкырлар Сабантуй батыры, РСФСРның спорт остасы, ТАССР Чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәров истәлегенә багышланган милли татар-башкорт көрәше буенча район турниры узды. Ярышларның нәкъ менә 18 ноябрьдә узуы да юкка түгел, чөнки...

18 ноябрь көнне "Актаныш" универсаль спорт комплексында 1998 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге егетләр арасында күп тапкырлар Сабантуй батыры, РСФСРның спорт остасы, ТАССР Чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәров истәлегенә багышланган милли татар-башкорт көрәше буенча район турниры узды.
Ярышларның нәкъ менә 18 ноябрьдә узуы да юкка түгел, чөнки бу Илфат Әнвәровның туган көне. Спорт мастеры истәлегенә багышланган мондый турнирларны һәр ел саен үткәрү планнаштырыла.
Турнирда барлыгы 140тан артык егет катнашты.
Ярышларда урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
Гомум командалар буенча:
Төп гомуми белем бирүче мәктәпләр арасында:
1 урын - Богады мәктәбе;
2 урын - Байсар мәктәбе;
3 урын - Уразай мәктәбе;
Урта гомуми белем бирүче мәктәпләр арасында:
1 урын - 1 нче номерлы Актаныш мәктәбе.
2 урын - Пучы мәктәбе;
3 урын - Кадет-интернат мәктәбе;
Номинацияләр буенча:
"Өметле көрәшче" - Раян Ханов (Такталачык), Зыя Шәйхәйдаров
"Иң яшь көрәшче" - Ильяс Нурлыгаянов (Пучы).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев