Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта “Имин көпчәк” бәйгесе үтте (ФОТОЛАР ДА БАР)

Бүген Актанышта һәр елны уздырыла торган гадәттәге "Имин көпчәк" бәйгесенең район этабы үткәрелде. Анда составларында 4әр укучы булган 26 команда катнашты. Өч станция - "Велоэстафета", "Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләр" һәм "Медицина" станцияләре җитди әзерлек таләп итте. Әзерлексез аларны үтү мөмкин түгел иде. Җыелган очколар саны буенча Актанышның 2...

Бүген Актанышта һәр елны уздырыла торган гадәттәге "Имин көпчәк" бәйгесенең район этабы үткәрелде. Анда составларында 4әр укучы булган 26 команда катнашты.
Өч станция - "Велоэстафета", "Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләр" һәм "Медицина" станцияләре җитди әзерлек таләп итте. Әзерлексез аларны үтү мөмкин түгел иде. Җыелган очколар саны буенча Актанышның 2 нче мәктәбе командасы иң яхшысы булды. Икенче урында - Мари Суыксуы, өченче урын -Татар Суыксуы мәктәбендә.
Конкурстан соң команда җитәкчеләренең берсе: "Хәзер кыю төстә йөртү хокукына имтихан бирергә дә була", - дип шаяртты. Халык әйткәнчә, һәр шаяртуда бераз дөреслек бар.
"Имин көпчәк - 2017" конкурсын оештыручылар - ЮХИДИ һәм Юл хәрәкәте иминлеге Фән һәм Мәгариф программасын финанслау буенча Актаныш филиалы җитәкчесе Рәсимә Сәетова мондый конкурслар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча ныклы белемнәр бирә, ә анда катнашучылар үз яшьтәшләре өчен үрнәк булып тора дип ышана.
23-26 май көннәрендә җиңүче команда Яр Чаллы шәһәрендә республика күләмендә көчен сынаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев