Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта - "Күңелле стартлар" (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

II Реcпублика укучылар спартакиадасы кысаларында бүген "Актаныш" спорткомплексында " "Күңелле стартлар" хәрәкәтле уеннарының муниципаль этабы узды. Биредә район мәктәпләренең 5-6 класс укучылары эстафета рәвешендә оештырылган 5 төр ярышта көч сынашты. Чараның тантаналы ачылышында район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев катнашып, командаларга чиста җиңү һәм уңышлар...

II Реcпублика укучылар спартакиадасы кысаларында бүген "Актаныш" спорткомплексында " "Күңелле стартлар" хәрәкәтле уеннарының муниципаль этабы узды. Биредә район мәктәпләренең 5-6 класс укучылары эстафета рәвешендә оештырылган 5 төр ярышта көч сынашты.
Чараның тантаналы ачылышында район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев катнашып, командаларга чиста җиңү һәм уңышлар теләде.
"Күңелле стартлар" хакында белем бирү оешмаларына алдан ук хәбәр ителгән булса да, ни кызганыч, ярышларда көтелгән 28 мәктәп урынында нибары 9ы үз командаларын тәкъдим иткән иде. Актанышның 1нче, 2нче санлы мәктәпләре, гуманитар гимназия - интернат, Киров, Пучы, Сәфәр, Зөбәер, Иске Кормаш, Теләкәй мәктәбе укучылары - барлыгы 100 гә якын спорт сөюче үсмерләр беренче урын өчен көрәште бүген.
Фотоларда - әлеге күңелле чарадан мизгелләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев