Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта Кыш бабай призына шахмат ярышлары үтте (+ФОТОЛАР)

Бүген, 3 гыйнвар көнне, Актанышта Кыш бабай призына шахмат ярышлары үтте. Әлеге төр ярышларны үткәрү районыбызның матур бер гадәтенә әйләнеп китте. Шахмат ярышлары балалар иҗат үзәге бинасында уздырылды. Биредә 60ка якын укучы катнашты. Спорт сөючеләр арасында Актаныш укучылары, авыл җирлекләреннән килгән балалар һәм районыбыз кунаклары да бар иде. Ярышларның иганәчесе...

Бүген, 3 гыйнвар көнне, Актанышта Кыш бабай призына шахмат ярышлары үтте. Әлеге төр ярышларны үткәрү районыбызның матур бер гадәтенә әйләнеп китте.
Шахмат ярышлары балалар иҗат үзәге бинасында уздырылды. Биредә 60ка якын укучы катнашты. Спорт сөючеләр арасында Актаныш укучылары, авыл җирлекләреннән килгән балалар һәм районыбыз кунаклары да бар иде.
Ярышларның иганәчесе - район хакимияте.
Ярышларны оештыручылар шахмат спортына балалар гына түгел, аларның әти-әниләренең дә кызыксыну артуын билгеләп үттеләр. Димәк, гаиләдә спортка карата игътибар арта дигән сүз!
чыганак: Актаныш МР башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев