Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта өлкәннәр бөтен шартын китереп аркан тартышты (КЫЗЫК МИЗГЕЛЛӘРДӘН ФОТОРЕПОРТАЖ)

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында бүген "Актаныш" спорткомплексында спартакиада узды. Аны Социаль яклау идарәсе белән берлектә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәрләре оештырды. Гадәттәгечә, спартакиада ярышларның иң күңелле мизгелләре - аркан тарту белән тәмамланды. Өлкәннәр алар сынатырга күнекмәгән. Бөтен егәрлекләрен эшкә җигеп, җиңү өчен көрәшкән райондашларыбыз моны бүген янә бер кат...

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында бүген "Актаныш" спорткомплексында спартакиада узды. Аны Социаль яклау идарәсе белән берлектә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәрләре оештырды.
Гадәттәгечә, спартакиада ярышларның иң күңелле мизгелләре - аркан тарту белән тәмамланды. Өлкәннәр алар сынатырга күнекмәгән. Бөтен егәрлекләрен эшкә җигеп, җиңү өчен көрәшкән райондашларыбыз моны бүген янә бер кат исбат иттеләр. Терсәккә кадәр җиңнәрен сызганып, аяк киемнәрен салып ташлап, соңгы көчләрен кызганмый тартышты алар. Бер җирлекнең дә бирешәсе килмәде. Авыл башлыкларының үз командалары өчен җан атып торулары да җиңүгә омтылыш бирми калмагандыр, билгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев