Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта - мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы (+ФОТОЛАР)

Бүген иртәнге сәгать 09.00да район үзәге актанышта мәгариф хезмәткәрләренең җҗәйге спартакиадасы старт алды. Икенче ел рәттән оештырылучы әлеге спорт чарасы ТРсы мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасына сайлап алу туры да булып тора. Әгәр район педагогларының Татарстан күләмендә өченче тапкыр дәрәҗәле беренчелекне яулауларын исәпкә алсак, чара чыннан да зүр әһәмияткә ия. Ярышларның төп...

Бүген иртәнге сәгать 09.00да район үзәге актанышта мәгариф хезмәткәрләренең җҗәйге спартакиадасы старт алды. Икенче ел рәттән оештырылучы әлеге спорт чарасы ТРсы мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасына сайлап алу туры да булып тора.
Әгәр район педагогларының Татарстан күләмендә өченче тапкыр дәрәҗәле беренчелекне яулауларын исәпкә алсак, чара чыннан да зүр әһәмияткә ия.
Ярышларның төп максаты булып сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнергә өндәү тора.
Бүген 300дән артык мәгариф хезмәткәре спартакиада программасына кертелгән спорт төрләре буенча көч сынаша, алар арасында җиңел атлетика, кыска дистанциягә йөгерү, урыннан ераклыкка сикерү, армреслинг, бадминтон, ату, канат тарту кебек ярышлар бар.
Чараның рәсми ачылышы "Актаныш" спорт комплексында үтте. Спорт сөюче педагогларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова сәламләп, һәркемгә уңышлар теләде.
Спартакиада "Лачын" чаңгы - роллер трассасында дәвам итте. Беренчеләрдән булып җитәкче гүзәл затларыбыз үрнәк күрсәтте: 500 мерт аралыкны вакытка йөгереп узды алар.
Чараның беренче спорт ярышы Яхшый мәктәбе коллективына тәүге җиңүне бүләк итте.
Көчле затлар исә 1000 метрга йөгереп, үзара иң җитез җитәкчене ачыкладылар.
Ир-ат директорлар арасында беренчелек Татар Ямалы мәктәбе директоры Илнур Хүҗинга бирелде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев