Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта - “Милләтләр кроссы– 2016”

Актанышта район күләмендә уздырылган "Милләтләр кроссы"нда 2104 кеше катнашты. Иң яшь йөгерешчеләр Айдар Хафизовка - 3, Әминә Тимеровага нибары 2,4 яшь; иң өлкән спортсөяр Рәсүл Садретдиновка 77 яшь иде. Искиткеч матур, кояшлы җылы көн бирде табигать бу чарага. Шуңадыр да, бар катнашучыларның йөзләрендә елмаю, шатлык билгеләре - чын спорт бәйрәме...

Актанышта район күләмендә уздырылган "Милләтләр кроссы"нда 2104 кеше катнашты. Иң яшь йөгерешчеләр Айдар Хафизовка - 3, Әминә Тимеровага нибары 2,4 яшь; иң өлкән спортсөяр Рәсүл Садретдиновка 77 яшь иде.
Искиткеч матур, кояшлы җылы көн бирде табигать бу чарага. Шуңадыр да, бар катнашучыларның йөзләрендә елмаю, шатлык билгеләре - чын спорт бәйрәме шундый буладыр.
Хакимият бинасы каршыннан башланучы ярышлар кечкенәләр һәм өлкәннәр өчен Ленин паркын урап чыгудан гыйбарәт булса, дәрт-дәрманнары ташып торган яшьләр һәм урта яшьтәгеләр өчен дистанция күпкә озынрак, иркенләп йөгерерлек итеп куелган иде.
Стартка иң элек балалар бакчалары нәниләре тезелде. Әмма ярыш башланып киткәнче байтак кына көтәргә туры килде үзләренә: "Пятерочка" кибете, район почта бүлеге каршында машиналарын куеп киткән йөртүчеләрне көтәргә туры килде. Көтеп-көтеп тә, автомобиль хуҗалары күренмәгәч, старт урынын алгарак күчерделәр. Сәламәт тормыш рәвешен популярлаштыру максатыннан оештырылучы Милләтләр кроссы үткәрелүе турында берни белмәгән очракта да, ярыш башланырга сәгатьтән артык алданрак килеп, машиналар агымын туктаткан, юлны япкан ДАИ хезмәткәрләрен күргән бит инде бу кешеләр. Шул кадәр мәгънәсезлек һәм башкаларга төкереп караучылар белән очрашкач, яхшы кәефнең бер чите кителде. Балаларның гына моңа артык исләре китмәде, ара кыскаруына сөенделәр генә булса кирәк.
Нәниләрне алга таба башлангыч сыйныф укучылары, соңрак урта һәм югары сыйныфлар, зурлар, ВИП йөгерешчеләр, өлкәннәр алыштырды. Көч биреп, дәртләндереп торучылар, дусларын, якыннарын фотога төшереп, тарихка кертеп калдырырга омтылучылар катнашучылардан артыграк та булмадымы икән әле. Өлкәннәр арасында барган ярышта Актаныштан Рәсүл абыйның хәле кинәт начарланып китүе дә, шөкер, имин тәмамланды - өенә тимер атына утырып, бүләк белән кайтып китте ул. Бәйгедә җиңү яулаган һәр спортсөярне котлап,
диплом тапшырдылар.
Резеда Могътазирова: Бүген районыбызда бик зур бәйрәм - гаиләләрне, укучыларны, балаларны, олыларны берләштерә торган спорт бәйрәме. Барысына да уңышлар телим.
Гүзәл Шәйхетдинова: Ел саен бу чарада теләп катнашабыз. Үзем дә, гаиләм дә спорт белән дус. Районда, гомумән, спортка зур урын бирелә. Шөгыльләнер өчен мөмкинлекләр күп, спорт объектлары эшли.
Киләчәктә дә спортка шундый караш була күрсен.
Регина Әхмәтова, укучы: Бүген кросста катнаштым, бик ошады. Көне дә матур, шуңа кәефләр дә шәп. Монда минем өчен җиңү түгел, катнашу мөһим.
Искәндәр Һадеев: Кечкенәдән үк йөзү белән, соңрак йөгерү белән шөгыльләндем. Хәзер Чаллыда балалар һәм яшүсмерләр мәктәбендә шөгыльләнәм. Кичә (24 сентябрь) Чаллы шәһәрендә Милләтләр кроссы үтте. Анда катнаштым, олылар арасында икенче килдем. Менә Актанышка, туган якка кайтып, югары сыйныф укучылары арасында I килдем. Йөгерү буенча Россия җыелма командасы составында Рәсәй күләмендәге төрле ярышларда катнашам. Спорт ул - сәламәтлек, башкаларны да йөгерү, йөзү, сикерү, гомумән, спорт белән актив шөгыльләнергә чакырам.
Миләүшә Имаметдинова: Бик күпләр сәламәт тормыш рәвеше алып барырга тырыша бит. Менә без дә "Умырзая" бакчасы коллективы һәм балалар - барыбыз бергә көзге кросска чыктык. Безнең бакчадан Данияр Мисбахов дигән малаебыз I килде. Һәрбер кеше дә ярышта урын алырга тиеш дигән сүз юк, катнашу, сәламәт тормыш рәвеше алып бару - үзе бер шатлык.
Динислам Закиров, укучы: Йөгерү белән икенче елымны шөгыльләнәм. Татарстан чемпионатларында да призлы урыннарым бар. Бүген урта сыйныфлар арасында I килдем. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл, диләр. Спорт ул - рухи һәм физик ныклык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев