Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта - Наил Хаков исемендәге татар-башкорт милли көрәше (ФОТОЛАР)

Бүген, 20 май көнне районның "Актаныш" спорт комплексында 2002 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Наил Хаков исемендә татар-башкорт милли көрәше буенча район ярышлары узды. Ярышларның төп максатлары булып районда милли көрәшне популярлаштыру, спорт осталыгын арттыру һәм көчлерәк көрәшчеләрне ачыклау тора. Ярышларны район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хаев ачты....

Бүген, 20 май көнне районның "Актаныш" спорт комплексында 2002 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Наил Хаков исемендә татар-башкорт милли көрәше буенча район ярышлары узды. Ярышларның төп максатлары булып районда милли көрәшне популярлаштыру, спорт осталыгын арттыру һәм көчлерәк көрәшчеләрне ачыклау тора.
Ярышларны район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хаев ачты. Ул барлык катнашучыларга уңышлар һәм матур җиңүләр теләде.
Ярышларда 13 үлчәү категориясендә Башкортстан Республикасыннан, Актанышның кадет интернат-мәктәбеннән, районыбызның урта, төп гомуми белем бирү мәктәпләреннән 14 команда - 82 укучы катнашты.
Ярышлар тәмамлангач, җиңүчеләрне һәм призерларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов бүләкләде.
Үз үлчәмендә 1, 2, 3 урыннарны алган катнашучылар медаль, грамота һәм акчалата приз белән, ә призлы урыннар алган командалар оештыру комитеты грамоталары белән бүләкләнделәр.
Чыганак: http://aktanysh.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/650071.htm
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев