Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта оешма-предприятиеләр командалары арасында волейбол ярышлары старт алды (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

30 октябрь көнне "Актаныш" спорткомплексында район оешма-предприятиеләр командалары арасында волейбол ярышларына старт бирелде. Волейбол буенча район федерациясе җитәкчесе Ильяс Мирзаяновның туган көненә туры китереп башланып киткән ярышның тантаналы ачылу өлешендә Актаныш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев,...

30 октябрь көнне "Актаныш" спорткомплексында район оешма-предприятиеләр командалары арасында волейбол ярышларына старт бирелде.
Волейбол буенча район федерациясе җитәкчесе Ильяс Мирзаяновның туган көненә туры китереп башланып киткән ярышның тантаналы ачылу өлешендә Актаныш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев, уеннарның баш хөкемдары Ринат Газетдиновлар катнашты.
Актанышның волейбол буенча җыелма командасы исеменнән туган көн бүләген, кубокны иясенә Рөстәм Алмаз улы тапшырды.
Волейбол ярышларында исә 3 төркемгә бүленеп, барлыгы 12 команда чемпион исеме өчен көрәшәчәк. Беренче көн ярышларда 6 команда - башкарма комитет, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, Актанышның 1нче мәктәбе, ПМК-9 оешмасы, үзәк хастаханә командалары үзара көч сынашты. Алга таба да атнаның дүрт көнендә спорткомплекста уеннар дәвам итәчәк.
Район оешма-предприятиеләре арасында бәйге тәмамлангач, эстафетаны авыл җирлекләре командалары кабул итеп алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев