Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта ТРның беренче Президенты М. Ш. Шәймиев күчмә Кубогына төбәкара турнир башланды (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Бүген, 15 апрельдә, "Актаныш" спорткомплексында Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына яшүсмерләр арасында татар-башкорт милли спорт көрәше буенча төбәкара турнир башланды. Турнирны тантаналы ачу вакытында Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, татар-башкорт милли спорт көрәше буенча ТР Федерациясе башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хайруллин, ярышларның башка мактаулы кунаклары катнаштылар. "Сездән...

Бүген, 15 апрельдә, "Актаныш" спорткомплексында Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына яшүсмерләр арасында татар-башкорт милли спорт көрәше буенча төбәкара турнир башланды.
Турнирны тантаналы ачу вакытында Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, татар-башкорт милли спорт көрәше буенча ТР Федерациясе башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хайруллин, ярышларның башка мактаулы кунаклары катнаштылар.
"Сездән матур һәм гадел көрәш көтәбез, -диде районы башлыгы Фаил Камаев, яшь батырларны сәламләгәннән соң.-Турнир җәрәхәтләрсез һәм югалтуларсыз үтәр дип ышанабыз, барлык спортсменнарга биредә үзегезнең иң яхшы нәтиҗәгезне күрсәтүегезне телим".
Ярышта Татарстаннан, Оренбург өлкәсеннән 41 командада 400 дән артык яшь батыр катнаша. 2 көн дәвамында алар үзләре арасыннан 10 үлчәү категориясендә иң көчле көрәшчене ачыклаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев