Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта шахмат буенча “БлагоДарение” хәйрия фонды призына турнир узды

Шахмат мәктәбендә шөгыльләнүче балаларны "БлагоДарение" хәйрия фонды шефлыкка алачагын, даими рәвештә бәйгеләр оештырырга ниятләвен алданрак хәбәр иткән идек - 24 декабрь көнне фонд призына ярышлар узды. Балалар бакчалары нәниләреннән алып өлкән сыйныф укучыларына кадәр акыл уенында көч сынашты бу көнне. Иң кечкенәләрдән Илдан Саматов һәм Раяна Латыйповалар - җиңүчеләр. Ильяр...

Шахмат мәктәбендә шөгыльләнүче балаларны "БлагоДарение" хәйрия фонды шефлыкка алачагын, даими рәвештә бәйгеләр оештырырга ниятләвен алданрак хәбәр иткән идек - 24 декабрь көнне фонд призына ярышлар узды.

Балалар бакчалары нәниләреннән алып өлкән сыйныф укучыларына кадәр акыл уенында көч сынашты бу көнне. Иң кечкенәләрдән Илдан Саматов һәм Раяна Латыйповалар - җиңүчеләр. Ильяр Хафизов һәм Арина Шайгалләмова - II, Кәрим Акмалов - III урын ияләре. I сыйныф укучылары арасында Аяз Басыйров һәм Камилла Бикимова - I, Әмир Шәвәлиев һәм Камилә Закирова - II, Илмир Шәмсиев һәм Азалия Шайморатовалар - III урын призерлары. II сыйныф укучылары арасында җиңүче исемен Зәйнәп Рахманова һәм Ильяр Галимовлар яулады. Ангелина Шайгалләмова һәм Фаил Шәймәрдәнов - II, Рәзилә Нәбиева һәм Булат Хафизовлар III урынга лаек булдылар. III-V сыйныф укучылары арасында Альбина Әхмәтҗанова белән Ислам Тимеров, Мансур Закирьяновлар чемпион исеменә лаеклар, Фирүзә Нәбиева һәм Булат Төхбәтуллин - II, Рәмилә Әмирханова, Әмир Акмалов һәм Газиз Хөҗҗәтовләр - III урын ияләре. Зурлардан җиңүче исемен Роза Гыймазова белән Таһир Хөрмәтуллин яулады. Кызыксындыру бүләкләрен алучылар - Ләйсирә Гайнанова һәм Әмир Сәлимгәрәев, Ильяр Хафизов, Руслан Имамов, Айгиз Хуҗин, Булат Нәбиевләр дә киләсе ярышларда җиңүчеләр сафын тулыландырырлар дигән өметтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев