Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта шахмат фестивале

Әлеге көнгә багышлап Актаныш шахмат мәктәбендә зур фестиваль үтте. Биредә 6 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге 30дан артык шахмат сөючеләр катнашты, арада Мәскәү һәм Казан шәһәрләреннән кайткан кунаклар да бар иде. Ярышлар берничә номинациядә үткәрелде: ветераннар, ир-егетләр һәм төрле яшьтәге кызлар һәм малайлар арасында узды. Барлык номинацияләрдә дә җиңүчеләр ачыкланып...

Әлеге көнгә багышлап Актаныш шахмат мәктәбендә зур фестиваль үтте. Биредә 6 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге 30дан артык шахмат сөючеләр катнашты, арада Мәскәү һәм Казан шәһәрләреннән кайткан кунаклар да бар иде.
Ярышлар берничә номинациядә үткәрелде: ветераннар, ир-егетләр һәм төрле яшьтәге кызлар һәм малайлар арасында узды.
Барлык номинацияләрдә дә җиңүчеләр ачыкланып район яшьләр эшләре спорт һәм туризм бүлеге әзерләнгән дипломнар, Актаныш районы шахмат федерациясе рәисе Данис Гәрәевнең ярдәме белән әзерләнгән призлар белән бүләкләнделәр.
Ярыш нәтиҗәләре буенча абсолют җиңүче исемен Мәскәү шәһәреннән Бикчәнтәев Марат яулады. 1996-1999 елгы үсмер малайлар арасында I-III урынарны Нигъмәтуллин Айдар, Нуриәхмәтов Ригинат, Бикчәнтәев Булат (Мәскәү), кызлар арасында: Гыйльфанова Айзилә, Бикчәнтәева Камилә (Мәскәү), Минаева Гөлия, 2000-2002 елгы малайлар арасында: Зәйнуллин Альмир, Закиров Динислам, Шәяхмәтов Данияр, 2003-2004 елгылар арасында: Дәүләтов Фаил, Хөрмәтуллин Таһир, Хәбибуллин Йосыф, 2005-2006 елгы малайлар арасында: Нурлыев Динислам, Закирҗанов Мансур, Дәүләтов Риназ, ир-егетләр арасында Бикчәнтәев Марат (Мәскәү), Газиев Ленар, Имамов Рөстәм (Казан) яулады.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев